Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл казасында алты кешенең гомере өзелде


Сишәмбе иртәсендә Башкортстанның Туймазы районында коточкыч юл казасы булды. Моңа руль идарәсенең төзексез булуы сәбәпче.

Сишәмбе иртәсендә Башкортстанның Туймазы районында коточкыч юл казасы булды. Чиләбе-Уфа-Самара юлында барганда, ВАЗ автомобилен йөртүче 28 яшьлек бер ир, идарәсен югалтып, каршы юлга чыга һәм анда Вольво йөк машинасы астына кереп китә. Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы алты кеше, шул исәптән ике кечкенә баланың гомере өзелә. Фаҗига булган урынга килеп җиткән коткаручылар да, ашыгыч ярдәм табиблары да ВАЗ машинасындагы кешеләрнең урында ук һәлак булуларына шаһит була.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, җиңел машинаның каршы юлга чыгуына аның руле идарәсенең төзексез булуы сәбәпче. Мәрхүмнәрнең барысы да туган тиешле кешеләр булган.

Башкортстанда моның кебек берьюлы күп кешенең үлеменә китергән юл казалары еш булып тора. Нигездә, андый фаҗигаләр зур юлларның һәр якка бер генә машина сыйдырышлы булуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Туймазы районында каза булган урында да юллар һәр якка бер генә машина үтәрлек.
XS
SM
MD
LG