Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Чаллыда татар рестораны ачылачак


Каймак” ресторанында татарча каршы алудан башлап, барысы да милли булачак. Бу проект өстендә аның җитәкчесе ел ярым эшләгән. Ул 3 көннән ачыла.

Чаллыда КамАЗ төзелеше барган елларда “Татар ашлары йорты” ачылган иде. Моннан 3 ел чамасы элек, татар исеме белән бәйле шушы йорт ябылды. Нәтиҗәдә, татар ризыкларын, аш-суларын тәкъдим итүче ашханә, татарча күңел ачарлык урын калмады.
Татар мөхите кысыла барган Чаллыда милли үзгәрешләр беркадәр уңай якка булыр шикелле. Ни өчен дигәндә, шәһәрнең иң уңай урынында “Каймак” дип аталган татар милли рестораны ачылырга тора. Мондый ресторанны ачу эшенә Рөстәм Гатин алынган. “Каймак” хакында тулырак сөйләр алдыннан милли ресторанның Чаллыга ни дәрәҗәдә кирәклеге белән кызыксындым. Берничә кешегә мөрәҗәгать иткәч, Зөлфия Хәмитова фикере аларның барысыныкын да чагылдыра кебек:
“Милли ризыкларыбыз бик күп. Татар рестораны беренче чиратта, шуларны күрсәтү, тәкьдим итү, борынгы йолаларыбызны башкару урыны булсын иде”.
Татар ресторанының кыйбласы нинди булачак? Чиркәү белән янәшә булуы комачау итмәсме? Хәмер сатылырмы? Бу сорауларга “Каймак” рестораны директоры Рөстәм Гатин җавап бирә:
“Мин 8 ел эшемне ресторанда пешекче ярдәмчесе булып башладым.2 ел элек башыма Чаллыда татар рестораны булдыру уе килде. Анда татарча каршы алудан башлап, барысы да милли булырга тиеш иде. Белүемчә, әле мондый ресторан юк. Бу проект өстендә ел ярым эшләдем. Менә ул 3 көннән ачыла. Дөрес, татар рестораны чиркәү янында булды, моның зыяны булмастыр. Стриптизлар биредә булмаячак. Аракы, хәмер дигәне монда килүчегә тәкьдим ителер. Чөнки бу ресторан.
“Каймак” рестораны Чаллы Сабантуе көнне, 14 июньдә ачылыр дип көтелә. Тантанада шәһәр җитәкчеләре белән бергә элекке Татарстан өлкә комитетының 1нче секретаре Фикрәт Табеев та чакырылган.

XS
SM
MD
LG