Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

ТНК- BP ширкәте башлыгыннан сорау алганнар


Бүген Русиянең эчке эшләр министрлыгы тишкерүчеләре Русия - Британия катнашлыгында төзелгән ТНК - BP ширкәте башлыгы Роберт Дадтлидан сорау алган булган. Сөйләшү 5 сәгать буе барган. Аннан соң, Роберт Дадтли журналистларга, “Бу гадәти сөйләшү булды һәм бары ТНК ширкәтенә генә кагылды”, дип белдерде. Бу ширкәт башлыгының тикшерүчеләр янына чакыртып алынуны, 2001-2003 елларда салым түләмәү дәгъвалары белән аңлаталар. Ул елларда ТНК British Petroleum белән кушылмаган булган.

XS
SM
MD
LG