Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Русия янә кораллана, ди американ министры


Дүшәмбедә Кушма Штатларның саклану министры Роберт Гатес, Русия үзенең атом куәтен янә арттыра башлады, шул сәбәпле Америка да көчен ныгытырга тиеш, дип белдерде.

"Салкын сугыш" чорында чат саен ишетелеп торган "ашкынып кораллану" төшенчәсе көндәлек сәясәткә кире кайтырга тора - июннең 9-ында американ саклану министры Гатес хәбәрчеләр белән сөйләшкәндә, Русия киләчәген планлаштырганда үзенең атом куәтен ныгытуны күз алдында тота һәм Мәскәүнең шушы карашы Америка хөкүмәтен тиешле саклану дәрәҗәсен булдыруга этәрә, дип белдерде.

Роберт Гатес сүзләренә караганда, Русия хакимияте башта совет чорындагы кораллы көчләрен заманча, җитез хәрәкәтчән һәм һөнәри бер армиягә әйләндерергә тырышып карады, әмма бу өлкәдә авырлыкларга очрагач, Мәскәү үзендәге атом куәтен ныгытуның нәтиҗәлерәк булуы турындагы фикергә килде.

Президент вазифаларын үтәүгә керешкәннән соң май урталарында хәрбиләр белән очрашканда Дмитрий Медведев, Русиянең атом көчләрен финанслауны арттыруны вәгъдә иткән иде. Аның сүзләренчә, ул көчләр бүгенге янауларга лаеклы рәвештә каршы торырга тиеш.

Әмма Мәскәүдәге саклану белгече Александр Голтс фикеренә караганда, Мәскәүдә һәм Вашингтонда яңгыраган шушы кырыс белдерүләр әле "салкын сугыш" чоры кайтуын аңлатмый. "Бу бары тик көч күрсәтү генә булып тора. Чын "салкын сугыш" вакытында һәркем якларның чынлап торып бер-берсенә һөҗүм итә алуына ышана иде. Бүген исә, андый ихтималга беркем дә ышанмый", ди Голтс.

Май аенда Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән хәрби парадта Мәскәү кыйтга ара балистик ракеталарын да күрсәтәсе итте, ул моны инде күптәннән, советлар таркалганнан бирле эшләмәгән иде.

Медведев телгә алган янаулар рәтеннән Мәскәүне бигрәк тә Кушма Штатларның Европада яңа ракета калканы кору нияте бик борчый. Шушы өлкәдәге бәхәсләр Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрне "салкын сугыш" вакытындагы дәрәҗәгә инде төшерде дип уйлаучылар бар.

Инде телгә алынган Голтс, совет чорыннан соң Русия үз атом көчләрен киметсә дә, хәзерге вакытта ул шул куәтенең калган өлешен камилләштерү белән шөгыльләнә, ди.

Мисал өчен, Топол-М комплексын җитештерә. Бу 80-нче еллар азагында булдырылган яңа ракета һәм ул ракеталардан саклану калканын үтә ала дип санала. Дөньяда исә андый калкан корырга теләгән бер генә ил бар - ул да булса Америка Кушма Штатлары, ди Александр Голтс.

Ачыкан-ачык белдерелмәсә дә, Русиянең кемгә каршы торырга җыенуы сер калдырмый шулай итеп. Атлантикнең теге ягында моны күрәләр һәм анда да тик утырырга җыенмыйлар - Роберт Гатесның соңгы сүзләре шул хакта сөйли.

Рәсми Мәскәү аның Русия кораллануына каршы тиешле саклану кирәклеге турындагы белдерүенә әлегә үз мөнәсәбәтен әйтмәде.

XS
SM
MD
LG