Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Бу көннәрдә Красноярски мәчетенә прокуратура вәкилләре килеп дивардагы “Алладан башка тәңре юк” дигән язуны алдыртканнар. Бу хәл Красноярскидагы “Правослау Русия” дигән күргәзмә ачылышы алдыннан булган.

Красноярски җәмигъ мәчете имамы Гаяз Фәткуллин әйтүенчә, прокуратура вәкилләре мәчеткә килеп тикшерү уздырабыз дип әйткәннәр. Алар Коръәннән алынган “Алладан башка тәңре юк. Бөтен нәрсә аның хөкемендә” дигән язуны мәчет диварыннан алып куярга таләп иткәннәр. Аңа хәтле телевидениедә дә бү сүзләргә халык канәгатьсезлек белдерә дип тапшыру чыккан булган.

Свято-Пантелеимоновский чиркәве рухание Валерий Солдатов журналистларга исә “Алладан башка тәңре юк” дигән сүзләр башка дин вәкилләрен кимсетә” дигән. Бүген Красноярскида 50гә якын чиркәү һәм бердән-бер мәчет барлыгын исәпкә алганда, правослауларның кимсенүе бик шикле.

Шул ук вакытта Пасха һәм башка правослау бәйрәмнәрендә шәһәрдә төрле котлау язулары, шигарьләр эленә.

“Мәчет диварында эленгән сүзләр башка диндәге кешеләргә ошамады. Имеш, башка диннәрдә бог – юк, ә бездә бар икән дип. Шуңа тавыш чыгардылар. Без Коръәндә язылган аятьне күрсәттек. Әмма хакимияткә каршы килмәдек һәм бу аятьне алып икенчесен куйдык”, ди Гаяз Фәткуллин.

Ул Коръәндә аятьләр күп. Шуңа канәгатьсезлек белдерсәләр икенчесен, өченчесен куярбыз, ди.

“Безнең эшебез кешеләрне өндәү. Кешеләргә ошаса, ошамаса да без үз эшебезне эшлиячәкбез”, ди Фәткуллин.

Прокуратураның мәчеткә килеп тикшерүләр уздыруын һәм Коръәндәге аятьнең ни сәбәпле правослауларны рәнҗетүен мөселманнар аңлый алмаган.

Шунысы игътибарга лаек, нәкъ мәчет диварындагы сүзне алдырган көнне Красноярскида шәһәрнең 380 еллыгына багышлап “Православ Русия” дигән зур күргәзмә-ярминкә ачылган. Анда Русиянең бик күп шәһәрләреннән вәкилләр катнашкан. Бәлки хакимият мәчеттәге язманы шул нисбәттән алдыргандыр дип уйлаучылар да бар. Ләкин имам үзе алай дип санамый.

“Башка шундый хәлләр дә булгалый. Әмма без башкалар кебек тавыш куптарып йөрмибез”, ди Гаяз хәзрәт.

Ул мәчет тормышы гөрләп тора, ди. Әмма мөселманнар гыйбәдәтханәсе берәү генә булу сәбәпле, намазга килгәннәр арасында сыймаучылар да бар икән.

“Җомга көнне 500 кеше тышта намаз укый, чөнки мәчеткә сыймыйлар”, ди имам Гаяз хәзрәт Фәткуллин.

XS
SM
MD
LG