Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр арта. Ләкин эш санда гына түгел. Һөҗүмчеләр аеруча ерткычлык белән эш итә башлаган.

36 яшьлек үзбәк ханымы Камола, Мәскәүдә яши. Узган ай эшенә барганда, метродан чыгуга, кату сугудан ташлы идәнгә сыгылып төшкән. Һөҗүмчеләр икәү булган. Берсе тотып торган, икенчесе кыйнаган. Кыйнаучының кулында җиз кастет булган.

"Ике кеше көтмәгәндә арттан килеп сукты, ди Камола. - Башта уң күземә суктылар, аннары борынны, яңак сөягемне сындырдылар. Шундук сыгылып төштем. Гәрчә, мин берни эшләмәдем, бәлки яулыклы булганыма һөҗүм иткәннәрдер."

Аңын югалткан хәлендә Камола якындагы хастаханәгә китерелгән. 4 көн аңына килә алмаган. Хәзер баш миенә һәм битенә операция көтеп ята. Алай да, ике бала анасы, исән калганына шөкер итә.

Мәскәүдәге Сова оешмасы мәгълүматына караганда, шушы елда гына такырбашлар 57 кешене үтергән, 117 кеше җәрәхәтләр алган. Ел ахырына корбаннар саны узган елгы 80 санын да узып китер дип көтелә, ди Сова җитәкчесе Галина Кожевникова.

"57 саны ул шактый киметелгән сан. Мәгълүмат табу хәзер бик авыр. Былтыр да авыр иде, ләкин быел инде әйтеп булмаслык. Мәгълүмат чараларында ул юк. Хокук яклау оешмалары бөтенләй бернәрсә дә бирми."

Белгечләр әйтүенчә, хәзер һөҗүмчеләр аеруча ерткычлык белән, хәдәфләрен сайлап эш итә.

Узган ел битлек кигән такырбашларның ике кара тәнле кешене үтергәне төшерелгән, интернетта урнаштырылган язма күпләрне тетрәндерде.

Башта эчке эшләр министрлыгы моны уйдырма дип атады. Ләкин соңрак бер Дагыстан кешесе башы киселгән корбанда үз туганын таныды.

Сова белгечләре әйтүенчә, хакимият моны белә, ләкин мәсьәләне хәл итү өчен берни эшләми диярлек. Киресенчә, грузиннарны илдән чыгару, чит ил кешеләрен базардан куу кебек гамәлләр милләтара нәфрәтнең артуына гына китерә.

Соңгы вакытта такырбашлар хәдәф итеп, Үзәк Азия кешеләрен сайлый башлаган. Быел үтерелгән 57 кешенең 31-е Үзбәкстан, Таҗыкстан һәм Кыргызстаннан. Кеше хокукларын яклаучы Светлана Ганнушкина, хакимиятнең чаралар күрмәвен, Үзәк Азия кешеләренең кара эштә төзелештә эшләве һәм рәсмиләрнең төзелеш сәнәгатендә мәнфәгате белән аңлата.

"Хәзер корбаннарның күбесе Үзәк Азиядән. Хакимият моны белә. Үзәк Азия кешеләре хәзер кол хәлендә. Аларның мескен булуы аларның хезмәтен кулланган кешеләргә файдага. Хакимият исә алар белән тыгыз элемтәдә."

Мәскәүдәге эмигрантларга ярдәм төркеме җитәкчесе Җәүһәр Джураева сүзләренчә, бу кешеләр бик авыр хәлдә, көчле басым астында яши. Кайберләре хәтта үзенә кул сала.

Мәскәүдә 15 ел яшәп, урыс телен яхшы белсә дә, Җәүһәр урамда үзен әле дә имин хис итә алмый. Моның өчен көзгегә караудан туктарга кирәк, ди ул.

XS
SM
MD
LG