Accessibility links

Медведев Русия-АКШ мөнәсәбәтләренә оптимизм белдерә


Русия президенты Дмитрий Медведев АКШның киләсе җитәкчелеге белән эшлекле һәм дустанә диалог урнаштыруга өметләнүен белдерде. Бу хакта ул Мәскәүдә үтә торган рус матбугаты конгрессында катнашканда белдерде. Медведев, аерымлыкларга карамастан, ике ил бергә эшләргә тиеш дип белдерде. Якларның ракеталардан саклану системаларның урнашу урыннары, НАТО һәм башка мәсьәләргә карашлары нык аерыла. Медведев Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләренә оптимизм белдерде.
Бу чарада ул, шулай ук, сүз иреге, кануннарның өстенлеге һәм кеше хокуклары “дәүләтнең даими юнәлеше” дигән белдерү ясады. Русия президенты чит илдәге рус телле газеталарга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Бу газеталар Русия хакимиятләренә экстремистлык, милләтара нәфрәт һәм фашизм белән көрәштә ярдәм итә ала, дип әйткән Дмитрий Медведев.
XS
SM
MD
LG