Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Иран мәсьәләсендә дипломатиягә басым ясый


АКШ президенты Джорж Буш Иран мәсьәләсен беренче чиратта дипломатик юллар белән хәл итәргә кирәк дип белдерде. Шул ук вакытта ул, бар мөмкинлекләр дә карала, дип тә әйтте. Бу хакта ул Германия канцлеры Ангеле Меркель белән очрашудан соң белдерде. Джорж Буш үзенең Европа буйлап сәфәрен дәвам итә. Германиядә булганда ул шулай ук, Иран үзенең программасыннан баш тартмаса, Вашингтонның берәктәшләре белән бергә, яңа чикләүләрне әзерлиячәге хакында әйтте. Сишәмбе көнне, Словениядә үткән АКШ - Европа Берлеге саммитында, илләрнең яңа чикләүр кертергә эзер булулары турында әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG