Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән бизәкләре югары модага чыга


Милли кием кигән төркмән кызлары
Милли кием кигән төркмән кызлары

Танылган мода остасы Вячеслав Зайцев төркмән күлмәкләрен халыкара сәхнәгә чыгарырга җыена, әмма төркмән хатын-кызларының моңа исе китми.

Күптән түгел Ашхабадта булып киткән Вячеслав Зайцев төркмән хатын-кызларының милли күлмәкләренә мөкиббән киткән һәм үзенең яңа коллекциясен төркмән бизәкләре нигезендә иҗат итергә булган.

Төркмәнстанга исә танылган мода остасы Төркмән тукымалары күргәзмәсенә килгән булган. Яңа коллекциядә заманча кием, шул санда джинс чалбар да булачак, иң мөһиме алар барысы да төркмән мамыгыннан тегеләчәк һәм анда төркмән бизәкләре төшерелгән булачак, диде модельер.

Зайцевның Мәскәүдәге Мода Йорты бу идеяны шунда ук хуплап чыкты. Русия һәм чит илләрдә мода яратучыларның күңеленә милли бизәкле киемнәр хуш килер дип ышанабыз, диделәр анда.

Төркмән күлмәкләре чигүләргә бай була
Әмма милли бизәкле югары моданы Төркмәнстанның үзендә бик көтәләр дип әйтеп булмый. Дөресрәге, бу алар өчен бер нинди дә яңалык түгел, биредә еллар буена милли кием мәҗбүри булды.

Мәктәп һәм югары уку йортларында укучыларның киемнәре милли булырга тиеш. Кызлар яшел төсле тубыктан озын чигүле күлмәк, егетләр түбәтәй сыман "такъя" дип аталган баш киеменнән йөри. Кайбер уку йортларында кызлар да "такъялар" кия, аның астыннан үрелгән ике толым күренеп торырга тиеш. Кыска чәчле кызлар исә кәләпүшләре астына ясалма толымнарны үреп куя.

"Университет һәм көллиятләрдә укучыларның барысы да милләтенә карамастан төркмән милли киемнәрен кияргә мәҗбүр. Баштарак кайберәүләр моңа каршылык белдереп караган иде, әмма аларны стипендиясез калдыру яки бөтенләй куу белән куркыттылар. Шулай итеп, алар университет кануннарын үтәргә мәҗбүр калдылар", ди Венада урнашкан Төркмән оешмасы башлыгы Фәрит Төхбәтуллин.

Фәрит Төхвәтуллин Венада Төркмәнстан кеше хокуклары оешмасын җитәкли
"Милли киемнәр гадәттә кыйбатлы тукымалардан тегелгән була, бәрхетнең аерым бер төреннән. Аннан соң яка махсус чигелгән булырга тиеш, болар барысы да кыйбат. Рәсми танталарда укучыларның бер төрле милли киемдә булулары таләп ителә."

Төркмәнстанга читтән килүчеләр һәрвакыт бик күп хатын-кызның милли киемдә йөргәненә игътибар итә. Кайберәүләр илдә кием сайлау мөмкинлеге булмаганын әйтә. Еллар буена ябык булган Төркмәнстаннан чит илләргә чыгу мөмкин булмады, шулай ук бирегә чит ил кешеләре генә түгел, ә башка илләрдән мода, мәгълүмат та килә алмады.

Әмма күпләр милли киемнәрен горурланып һәм аны чыннан да яратып киюләрен дә әйтә. Төркмән хатын-кызлары киеме бик үзенчәлекле. Куе кызыл, ал, сары төсләр мәҗбүри булган күлмәкнең якасы һәм җиңнәре кызыл һәм алтын йөгертелгән чигүләргә бай була. Һәр милләт хатын-кызы кебек төркмән кызлары да матур киенергә ярата. Күпләр матур күлмәккә соңгы акчаларын бирергә әзер.

Төркмән модасы да хәзер үзгәрә. Шәһәр хатын-кызлары милли киемгә заманча детальләр өсти. Күлмәкләрнең изүләре ачыграк итеп тегелә, озын җиң мәҗбүри түгел.

Милли кием Төркмәнстанда әле дә мәҗбүри булып калганда төркмән хатын-кызлары аның матурлыгын һәм нәфислеген беркайда да күрсәтә алмый. Моны алар урынына Русиянең кием дизайнеры Вячеслав Зайцев эшләргә җыена.
XS
SM
MD
LG