Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә рәссам Илдар Зариповның күргәзмәсе


Илдар Зарипов
Илдар Зарипов

10 июньдә Мәскәүдә рәссамнарның үзәк йортында рәссам Илдар Зариповның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Тукай бүләге лауреаты Илдар Зариповның эшләре Третьяков галереясыны, Дәүләт Рус музеена, Казанның мәдәният үзәгенә дә куелган. Казанда аның даими эшләп килүче шәхси галереясы да бар. Күргәзмәгә мәскәүлеләрнең күпләп килүе, шулай ук күргәзмә ачылышында танылган кешеләрнең катнашуы, үзе генә дә Илдар Зариповның иҗатына булган игътибарны күрсәтә торган дәлил. Күргәзмә ачылышында Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, Федерация шурасыннан Василий Лихачев,Татарстанның русиядәге вәкиле Назиф Мириханов, халыкара рәссамнар конфедерациясе берлеге җитәкчесе Мәсүт Фаткулин, Мансур Сатаров һәм башкалар катнашты.

Тантаналы ачыш вакытында Зураб Церетелиның бу күргәзмә уңаеннан Илдар Зарипов исеменә юлланган телеграммасы да укылды. Шулай ук Назиф Мириханов, рәссамның киләсе елга булачак 70 еллыгына багышлап чыгарыла торган китабында басылачак, Татарстан президенты язган сүзләрне дә укып китте. Аерым бер рәссамның шундый күләмле күргәзмәсен Мәскәүдә оештыру бу вакыйгага тиң нәрсә, диде мәдәният минстры Зилә Вәлиева.

Катнаш күргәзмәләр Мәскәүдә булып торса да, мондый аерым рәссамга багышланганы 30 еллардан бирле уздырылмаган иде. Күрәсең мондый очрашуларга да заман килеп җиткәндер. Шул ук вакытта мондый күргәзмәләр оештырыр өчен Илдар ага кебек зур рәссам булуы да кирәктер диде, Зилә Валиева.

Күргәзмә ачылышында катнашкан Мәсүт Фаткулин да Илдар Зарипов иҗатына югары бәя биреп: «Илдар Зарипов бер яктан караганда татар рәссамы, шул ук вакыта ул бөтен кешелек рәссамы да. Аның әсәрләрендә татар музыкасы бар кебек, безнең халык - музыкаль халык бит. Икенче яктан караганда, искиткеч хатын-кызлар образы милли нечкәлекләр белән тасвирланган. Татарстанны белмәгән кешеләр бу рәсемнәргә карап татар халкының рухына төшенә алырлар иде дип уйлыйм», диде Мәсүт Фаткулин.

Бу күргәзмәгә Илдар Зарипов үзе дә бик шатланган. Шундый зур залда куелган рәсемнәремне беренче тапкыр күрәм, үзеп дә аптырам калдым, ди Илдар ага, «Кем язган бу рәсемнәрне?» дигән сорауны бирәм үземә ди ул. Шунда ук җавабы да әзер – әлбәттә Илдар Зарипов язган аларны.

Шулай итеп, 10 июньдә Мәскәүдә рәссамнарның үзәк йортында Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Тукай бүләге лауреаты Илдар Зариповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG