Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ватан» шикаяте Югары мәхкәмәдә каралачак


Мөхәммәд Миначев "Азатлык"ка әңгәмә бирә
Мөхәммәд Миначев "Азатлык"ка әңгәмә бирә

Мәскәү мәхкәмәсендә «Ватан» партиясе тарафыннан бирелгән Тверьской мәхкәмәсе хөкемен юкка чыгару турындагы шикаять каралды.

Бу мәхкәмә тарткалашы көз айларыннан бирле бара инде. Мәхкәмәләшү сәбәбен искә төшерик. Чаллыдан өч кеше Фаик Таҗиев, Рәфкат Сәгыйдуллин һәм Мөнир Ситдиковлар Преобраҗенский һәм Рыбаков тарафыннан алтынчы сыйныф өчен язылган «Ватан тарихы» дәреслеген басып чыгарып, дәреслек итеп кулланырга рөхсәт биргән өчен мәгәриф һәм фән министрлыгын мәхкәмәгә биргән иделәр. Чөнки бу дәреслектә татарлар кеше ашаучылар сурәтендә тасвирланган.

Бу дәгъваны беренче тапкыр Мәскәүнең Тверьской мәхкәмәсе карады. Анда да шикаять бирүчеләрнең вәкиле булып «Ватан» партиясе рәисе Мөхәммәд Миначев катнашкан иде. Тверской мәхкәмәсе шикаятьләрне канәгатьләндерүдән баш тартып, мәхкәмә хөкемен мәгәриф министрлыгы файдасына чыгарган иде. Хәзер инде, Мөхәммәд Миначев бу эшне тикшерер өчен югарырак мәхкәмәгә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Миначевның белдерүенә караганда бу юлы да Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәгъвачыларның ихтыяҗын канәгатьләндермәгән. Ягъни, Тверьской мәхкәмәсе чыгарган карарны көчендә калдырган.

Шулай итеп, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе татарларны түбәнсетеп, вәхшиләр итеп күрсәткән дәреслекләрне басып чыгарган мәгәриф һәм фән министрлыгы өстеннән бирелгән шикаятьне канәгатьләндермәгән. Мөхәммәд Миначевның әйтүенә караганда, ике атнадан мәхкәмә нәтиҗәсе әзер булачак, аннан соң инде бу эшне Русиянең Югары мәхкәмәсенә бирәчәкләр.
XS
SM
MD
LG