Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәркый хезмәттәшлек хикмәтләре


Миңтимер Шәймиев белән Әхмәт Мөхәммәт Али. Мөнәсәбәтләр җылы, тик аралашу тыгыз түгел
Миңтимер Шәймиев белән Әхмәт Мөхәммәт Али. Мөнәсәбәтләр җылы, тик аралашу тыгыз түгел

Гарәп илләре белән икътисади мөнәсәбәтләр канәгатьләнерлек түгел. Эш берлегенә юлны ачып кына җибәрәбез, дип саный Миңтимер Шәймиев.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Алине Кирмәндә кабул итте.

"Ислам үсеш банкы президенты әйбернең тамырына карый. Ул эшен эзләнүдән башлады. Очрашуның төп нәтиҗәсе – без хезмәттәшлеккә әзер", дигән Миңтимер Шаймиев.

Әхмәт Мөхәммәт Али үзе исә игътибарын инновацияле инфраструктура төзелешенә юнәлткән. Ислам үсеш банкы президенты Татарстанда авыл хуҗалыгында ирешелгән казанышлар игътибарга лаек, ди. Дөньяда азык-төлек бәяләре нык артты бит. Алар Татарстан белән азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлеккә өметләнә.

Шулай ук Әхмәт Мөхәммәт Али Яшел Үзәндәге көймәләр төзүче заводына барырга җыена. Бу турыда президентның матбугат үзәгеннән Нурсөя Шәйдуллина хәбәр итте.

Билгеле булганча, Казанда халыкара инвестицияләр конференциясе эшли. Бу чара Ислам үсеш банкы белән бергәлектә үткәрелә. Бу Банк мондый зур чараны Ислам илләре конференциясе оешмасына кермәгән илдә беренче тапкыр үткәрә. Конференциягә фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш илләре, Ислам илләре конференциясе оешмасына кергән илләрдән финанс оешмалары җитәкчеләре килгән.

Миңтимер Шәймиев һәм Әхмәт Мөхәммәт Али очрашуында Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты. «Татарстан банкчылыкта, эшмәкәрлек, сәнәгатъ өлкәсендә дә югары күрсәткечләр бирә. Бездә сәнәгатъ үсеше җиде процент. Бу югары күрсәткеч. Шулай ук алар бездә рухи теләктәшлек тә күрә”, дигән иде ул “Азатлык” хәбәрчесенә.

Бүген “Корстон” бинасында Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр белән күргәзмә белән бергә халыкара инвестицияләр конференциясе дәвам итә. Анда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән күргәзмә эшли. Биредә “КАМАЗ», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «Түбән Кама Шин» җәмгыятьләре, «Инвестиция-венчур фонды», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе», «Казан боралак заводы», «АлАз» җитешттерү берләшмәсе», «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Казан шәһәре, «Идея» технопаркы, «Химград» технополисы турында чагылдырылган.

Ә моңарчы булган мөнәсәбәтләрдән канәгатьсезлек бар. “Без гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне кирәгенчә кормадык, хезмәттәшлекнең чын юлларын тапмадык. Хәзер исә төгәлрәк, кызурак хезмәттәшлекне башлау вакыты җитте. Казандагы җыелыш белән без гарәп илләре белән эш берлегенә юлны ачып җибәрәбез”, ди Миңтимер Шәймиев.

XS
SM
MD
LG