Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Russia Today” хезмәткәре кыйналган


Мәскәүдә кыйналган һәм таланган британлы ТВ хәбәрчесе булып чыкты. "Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Британия ватандашының исеме - Райан Джеймс Доллард һәм ул Мәскәүдә “Russia Today” каналының спорт хәбәрчесе булып эшли.

Каналның матбугат хезмәтендә хәбәрченең хәле әйбәт булуын, бу кыйналуның вак тәртипсезлек итеп кенә бәяләнгәнен хәбәр иткәннәр.

Элегрәк, тәртип саклау оешмалары 28 яшьлек британ ватандашының мөрәҗәгать итүен хәбәр иткән иде. Ул үзенең билгесез бер кеше тарафыннан кыйналуын, телефон һәм фатир ачкычларының тартып алынуын әйткән.
“Russia Today” каналы Русияне чит илләрдә уңай яктан таныту өчен оештырылган инглиз телендә сөйләүче рәсми телевидение каналы булып тора
XS
SM
MD
LG