Accessibility links

Кайнар хәбәр

Львовтагы һәлакәттә гаепләнүчеләр җаваплыкка тартылмады


Украинадагы хәрби мәхкамә Львовта кешеләр үлеменә китергән очкычлар тамашасын оештыручыларны аклау карарын чыгарды. 2002 елда булган шушы тамаша вакытында очкыч һәлакәте нәтиҗәсендә 77 кеше үлгән иде. Хәрби һава көчләренең элекке җитәкчеләреннән 4 кеше тамашаны оештыру тәртибен бозу, эшләренә салкын карау һәм вазифаларын арттыруда гаепләнде. Украинаның хәрби аппеляция мәхкәмәсе хәрби җитәкчеләрне җаваплыкка тарту өчен тиешле нигез таба алмады. Зыян күрүчеләрнең гаризалары каралмады. Тамаша вакытында очкычның егылып төшү сәбәпле 500дән артык кеше зыян күрде, аларның 10сы инвалид булып калды.
XS
SM
MD
LG