Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Президент институты бетерелә дигән хәбәр Татарстанда шау-шу уятты. Халыкның күпчелеге канәгатьсезлек белдерә.

Милләтпәрвәрләр исә, моны Татарстанга чираттагы һөҗүм дип бәяли, урам җыенын үткәрмәкче була. Аның каравы, республиканың кайбер үткен телле басмаларында әлеге хәлләргә карата фикерләр күрергә була. “Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов моны Ирек Мортазинның чираттагы гайбәте дип атаган иде.
Газетаның чәршәмбе санында ул, бу фикерләрен дәвам иттерә. Русиядә бер генә президент калдырырга тырышу галәмәте илдә инде 5 ел тирәсе бара. Иң актив аерылып чыгырга теләүчеләр рәтендә Чечен белән Татарстан республикаларын атап була.
Кайбер мәгълүматларга караганда, үзәк күзләү идарәсе белдергәнчә 15 елдан Русия 9 бәйсез илгә бүленергә мөмкин. Бүгенге көндә Татарстан нык үсеш кичерә. Һәм 2020 елларга ул аерым дәүләт булып бүленеп чыга алырдай була. Шуннан куркып Русия җитәкчелеге бүгенге көндә мөмкин кадәр республикаларны берләштерүче кануннар кабул итәргә мөмкин, дип яза Рәшит Әхмәтов.
Бәлки бу гамәлләр “Татнефть”не “Роснефть”кә күчерү өчен эшләнәдер, дигән фикер дә бар. Шул рәвешле Татарстанның төп икътисады Русиягә күчә.
Автор фикеренчә, Татарстанның парламент республика булуы Русия җитәкчелегенә тагын да куркынычрак. Чөнки парламент рәисе булса Шәймиевнең мөстәкыйльлеге арта. Һәрхәлдә ул президент кебек билгеләнми, ә сайлана һәм аны Русия президенты 24 сәгать әчендә алмаштыра да алмый. Шуңа күрә Шәймиевкә Дәүләт Шурасы рәисе булу, бәлки кулайрактыр да.
Тулаем алганда исә, Рәшит Әхмәтов бу ыгы-зыгыны Ирек Мортазин белән Шәймиев арасындагы шәхси ачуланышу дип атый. Әмма бу гамәлләре белән президентның элекке матбугат сәркатибе, үз дәрәҗәсен генә төшерә, ә президентныкын түгел, ди.
Дәүләт Шурасы депутаты, Татарстанның сәяси тикшеренүләр фонды җитәкчесе Марат Хәйруллин исә президент институтына караган бу хәлләргә мондый мөнәсәбәт белдерде:
"Соңгы вакытта Татарстан гел үсеш юлында. Ахыргы зур җиңү универсиада үткәрүгә бәйле. Миңа калса, бу соңгы елларда Татарстанга карата башкарылган эчке каршылыкның дәвамы. Былтыр, искә төшерсәк, Федерация Шурасы шартнамәне кабул итмәгән вакытта, Шәймиевне Нургалиев алмаштырачак дигән хәбәр таратылган иде. Соңгы вакытта телевидениядән күрсәтелгән кайбер фильмнарда да, шулай ук Татарстанга каршы фикерләрне күрергә була. Монда Глеб Павловскийның “Реальная политика” тапшыруын искә төшерергә була.
Бу гайбәтне чыгарганнар канунны белми. Ник дигәндә, чөнки, президент урынына калачак Дәүләт Шурасы рәисе ул республика белән җитәкчелек итә алмый. Русиядә республикаларны бетерү дигәндә, Шәймиевнең Валдай клубы вәкилләре белән очрашканда әйткән сүзләре искә төшә. Мондый хәл була калса, илдә 22 Косово булачак, бик күп халык күтәреләчәк", диде ул.
Кайберәүләр бу ыгы-зыгыга әһәмият бирмичә, юк-бар дип кенә караса да, икенчеләр мондый хәлнең булуын хуплый. Әйтик, Казан дәүләт университетында сәясәт белемнәре кафедрасын җитәкләгән Мидхәт Фәрукшин Татарстанга президент кирәкми ди. Аныңча, күп кенә чит илләрдә губернаторлар, башлыклар, җир премьер-министры бар, Русиядә шулай булырга тиеш. Илдә бер президент булса, барлык хакимият тә аңа буйсына. Федераль канун исә төбәк җитәкчеләре Дәүләт Шурасы рәисе булуын таләп итә, ди Мидхәт Фәйрушин.
Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәд Сабиров та Татарстанда аерым президент булуның кирәге юк, ди. Канунны чыгаручы һәм аны үтәүче идарәләр булса, шул җитә. Миңа калса, Русиядә бер президент калдыру сәясәте, дөрес, ди Мөхәммәд Сабиров.

XS
SM
MD
LG