Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

80нче яшендә вафат булган Чыңгыз Айтматов дөньяда элекке СССРның иң билгеле язучысы иде. Аның әсәрләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителде.

Кыргызстан халык язучысы Айтматовның “Җәмилә”, “Гасырдан да озынрак көн”, “Плаха” әсәрләрен заманында йотлыгып укыдылар. Шактый авыр тормышта үскән язучы Үзәк Азия халкы тормышын бөтен дөньяга танытты.

Ул 1928 елның 12 декабрендә Шекер дигән кышлакта партия эшчесе гаиләсендә туа. Чыңгызның әтисе 1937 елны репрессияләнә һәм ул күбрәк әбисе ярдәмендә тәрбияләнә. Гаиләдә кыргыз һәм урыс телендә сөйләшәләр. Һәм Айтматовның ике телдә иҗат итүе дә шуның белән бәйле. Ул әсәрләрен кыргыз телендә яза башлый. Ләкин күпләр аны төрки дөньясы язучысы, ди.

“Айтматов XX гасырда бөтен төрки дөньяның фидакарь илчесе, ягъни төркиләрнең фикерләрен җиткерүче оста язучы иде. Ул урыс телендә язды, ләкин аларда төрки рух сизелеп торды. Ул язганны урыс язучысы һич яза алмас иде, чөнки бу әсәрләрнең мәгънәсен җиткерү өчен төрки кәлебъ кирәк иде”, ди үзбәк әдәбият белгече Мөхәммәд Солих.

Күптән түгел Төркиядә Айтматовны әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә тәкъдим итү нигезендә комитет оешуы да юкка түгел. Бу бөтен төрки телле илләр тарафыннан якланды.

“Ул Урта Азия тормышын белеп, аны шактый үтемле итеп урыс телендә җиткерә белгән бик оста язучы иде”, ди аның хакында Фазыл Искәндәр.

Күпләр Айтматовны Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы язучы, ди. Ул шулай ук Кыргызстанның Бельгиядәге, НАТО һәм Европа Берлегенедәге илчесе дә иде.

“Чынңгызхан көч ярдәмендә ярты дөньяны яулаган булса, Чыңгыз Айтматов үзенең әсәрләре белән бөтен дөнья халкы йөрәген яулады”, ди төрекмән язучысы Рәхим Эсенов

Чыннан да Айтматовка 35 яшь булганда, аның “Таулар һәм далалар повесте” дигән китабы иң югары Ленин премиясенә лаек булды. “Гасырдан да озынрак көн” романы 1980 елда чыкты һәм иң танылган әсәрләренең берсе булды. Ә 1986 елны басылган “Плаха” романы күчеш чорының бер билгесе иде. Ул совет заманында өч тапкыр Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Чыңгыз Айтматов 14 июнь көнне әтисе күмелгән Бишкәк шәһәре янындагы Чан-Таш авылы “Ата-Беит” зиратында җирләнәчәк. Бу аның үз теләге булган. “Ата-Беит”та 1930 еллар азагында репрессияләнгән һәм атылган дәүләт эшлеклеләре күмелгән.

14 апрель Кыргызстанда матәм көне дип игълан ителгән.

XS
SM
MD
LG