Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 июнь - өчләтә бәйрәм


Башкортстанлылар дүрт көнлек ялга туктады.

12 июнь өчләтә бәйрәм: Русия көне, башкала һәм Салават Юлаев көннәре. Ләкин, шулай булуга карамастан, республика президенты Мортаза Рәхимовның котлавы бары тик Русия көне уңаеннан гына.

Анда Рәхимов мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителүнең илнең яңаруына, көчәюенә китерүе әйтелгән. “Халыкларның рухи һәм әхлаки кыйммәтләре үсә, киләчәккә ышанычлары арта”, диелгән. Русиядә православ дине тарихын укыту көчләп тагылган, милли компонентлар бетерелгән бер мәлдә Рәхимов халыкларның киләчәккә ниндирәк ышанычы артуын күз уңында тота - берүзе генә белә.

Уфа хакимияте башы Павел Качкаев бәйрәм чаралары белән таныштырды. Аңа караганда, бәйрәм Дуслык монументына чәчәкләр салу белән башланачак. Аннан балалар өчен бәйрәм, “Динамо” стадионында спорт бәйрәме, шулай ук башка мәйданнарда да бәйрәм тамашалары узачак. Бәйрәм кичен фейерверклар белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG