Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Татар киносын үстерү өчен ни кирәк дигән сорауга җавап эзлибез. Акчамы, илһаммы?

Татарстан кинематографиясе 1924 елдан үз тарихын яза башлаган. Тик бүген ул башка илләр, якын-тирә республикалар белән чагыштырганда, әйтик Башкортстан белән, түбән үсештә дип бәяләнә. Казанда «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивален үткәрүче Татарстан өчен бу авыр хәл. Шул нисбәттән бер атна элек Татарстанда махсус Кинематографияне үстерү концепциясе дә халыкка чыгарылды. Анда хәтта дәүләттән 90 миллион сум акча да сорадылар. Тик аны "көлкеле сумма" дип атаучылар булды. Шул ук вакытта миллион түгел, бер меңсез дә үзенчә кино төшерүчеләр бар икән. Андыйларын караучы бармы? Шактый зур суммалар салып ясалган “Дилемма” киносын, яки ун ел төшерелгән “Исә Болгар җилләре”н дә караучылар бармы? Болары инде икенче сорау. Без бүген исә беренчесенә тукталырга булдык. Кеше карасын дисәк, ул киноларны ясарга кирәк әле. Ник алар саны бик аз?

Түгәрәк өстәлдә татар киносын үстерү өчен ни кирәк дигән сорауга җавап эзлибез. Анда “Җисем” балалар кино фестивален оештыручы Файзрахман Камалов, “Ялгыз тәкәрлек” фильмы режиссеры Гасиман Шириязданов, “Бабай”, “Күктау” кебек фильмнарга сценария язучы Мансур Гыйләҗев һәм узган елда зур итеп көтеп алынган һәм хәзер сатуда булган “Дилемма” киносы эчтәлеге авторы Айсылу Хафизова катнаша.

Фәйзерахман Камалов.

Файзрахман Камалов. Минемчә, милли татар киносы булыр иде электән үк, Мәскәүдән тыелмаган булса. Ул милли кино темасын ябып барган. 199 елдан безгә аз гына азатлык бирделәр.

Амил Нур. Бәйсезлек кенә кирәкме? Кыргызстан - бәйсез дәүләт, әмма кинематография өчен акчалары юк. Хәзер хәерче Грузия дә супер-киноларын төшерә алмый.

Гасиман Шириязданов.
Ил белән киноны аңлый торган хикмәтле җитәкчеләр дә кирәк.

Фотоаппарат белән кино

Файзрахман Камалов. Кино төшерү мөмкинчелеге үзгәрде бит. Ул заманда кино төшерү авыррак иде. Бүгенге көндә фотоаппарат белән дә кино төшерергә була. Ә борынгы болгар халкыннан килгән халыкның рухы бик көчле. Безгә биргән булсалар, әллә кайчан татар режиссерлары Казанда утырып, рәхәтләнеп татар киноларын эшләр иделәр. Бүген Мәскәүгә, Петербургка, чит илләргә китәләр. Әлбәттә, татар киносы эшләнми кала. Талант кешене бер урында тота алмый, эшкә өнди. Эшкә өндәү өчен аның матди ягы да булырга тиеш. Ни хәтле син талант, шул хәтле сиңа матди яктан ярдәм кирәк. Без “Сәләт” оешмасында кино төшерергә мөмкинчелек барлыгын күрсәтеп балаларны кинога өнди башладык. Бездә талантлы, сәләтле балалар бик күп.


Амил Нур.
Фотоаппарат белән кино төшерегә мөмкин, дип саныйсыз. Әмма шундый ысул һәм бюджет белән безнең дәрәҗәбезне күтәреп буламы? Мәсәлән, “Сәләт” фонды, “Җисем” фестивалендә катнашучылар әсәрләре үзләре генә карый торган фильм түгелме? Башкалар кызыгып карарлык фильмнарны гади ысуллар, бер санак белән генә эшләп буламы?


Файзрахман Камалов.
Гениаль, талантлы эшләрне фотоаппарат белән эшләп тә була дип әйтәм, аңа күп акча кирәк түгел. Әмма бөтен дөньяга күрсәтер өчен техник яктан да көчле булырга тиеш, матди яктан күп акча кирәк. 90 елларда Мәскәү режиссеры Мансуров бик каты татарларны талап китте. Татар киносы булмады. Ул киноны бозмады, татар киносына карашны бозды, татар режиссерларына юлны япты. Безгә хәзер күтәрелергә кирәк, үзебезне күрсәтергә кирәк. “Җисем” дигән фестиваль дә күрсәтә. Менә Таһир дигән унөч яшьлек егет режиссер булып, беренче урынны алды. Унике, унөч яшьлек балалар режиссура белән шөгыльләнә.

Амил Нур. Бу унөч яшьлек егетнең киносы әзерме?

Файзрахман Камалов. Фестивальдә барысы да күрсәтелмәде әле.


Амил Нур.
Аны халык белер өчен телевизорга чыгарырга кирәкме? Яисә интернетка элергә кирәкме? Бер кеше карый, аннары икенче, өченче карыймы?


Файзрахман Камалов.
Аны биш йөзләп кеше карагандыр. Өйрәнә торган фильм ул.

Һәмберсенең яшәргә хокукы бар

Амил Нур. Сез Петербургта торып кайткан кеше, анда “Масяня” дигән мультфильм туды, хәтерләсәгез. Ниндидер кәкре аяклы кыз, сызыклар-мызыклар, әмма алар интернетта коточкыч бер “революция” ясады.


Гасиман Шириязданов.
Оппонент буларак җавап бирим әле. Файзрахман фотоаппарат белән дә кино төшерергә була, ди. Минемчә, бу абсурд әйбер.


Файзрахман Камалов.
Түгел.


Гасиман Шириязданов.
Бүгенге көндә бер кеше дә фотоаппарат белән кино төшергәне юк. Бу көчсезлектән, чарасызлыктан эшләнгән әйбер.


Амил Нур.
Наивизм дигән әйбер бар. Кемгәдер беркатлы, гадиләшкән сәнгать ошый, кемгәдер блокбастерлар ошамый. Кемдер фотокамера белән төшергән фильмны яратырга мөмкин.


Гасиман Шириязданов.
Алар фотоаппарат белән төшерәләр, үзләре генә карыйлар. Беренче әйбер һәрвакыт үзеңә кызык була. Бала-чаганы туган көнгә чакыралар бит, алар җыелышалар, утыралар, азрәк салып алалар, аннары балага әйтәләр: ну-ка, шигыйрь сөйли беләсеңме? – Беләм. – Ну, сөйлә әле. Аннары әйтәләр: әйбәт сөйләде, әйбәт сөйләде. Менә шундыйрак әйбер бу.


Файзрахман Камалов.
Фотоаппарат белән төшерергә була дигәннән, эчтәлеге гениаль булды икән, фотоаппаратта төшерелгән киноның яшәргә хокукы бар.

Кагылмаган әйбер юк

Гасиман Шириязданов. Бүгенге көндә эчтәлек мәсьәләсендә кагылмаган әйбер юк. Бөтен нәрсә казылып чыгылган, бөтен темалар кузгатылган. Бәлки аларны милли специфика белән күрсәтергә кирәктер. Иң беренче, татар милли киносы булсын өчен безнең идея булырга тиеш.


Амил Нур.
Ул милли идея булырга тиешме, я гомум кешелек идеясы турында сүз барамы?


Гасиман Шириязданов.
Башта ул милли, татарга кагылышлы идея булырга тиеш. Бүген татарның идеясы бармы, юкмы? 1991елда бәйсезлек алдык, ниндидер идея бар иде. Хәзер ул идея дә сүнде. Хәтерлисезме, Олжас Сулейманов заманында коммунистлар котырган вакытта “Ас и я” китабын бастырып чыгарды. Кунаев рөхсәт итте. Ә бездә “идея”, “рух” дигән сүз бармы? Бәлки, ул миндә бардыр, синдә бардыр, биш-алты кешедә бардыр, ә бөтен халыкта бармы? Юк. Халык сорый дип әйтә алмыйбыз, чөнки халык сораса, ул урамга чыгып сорар иде. Без, “түгәрәк өстәл” артында утырган биш-алты кеше сорыйбыз, ә биш-алты кешене тыңламыйлар.

Язучының дәрәҗәсе бик зур иде

Мансур Гыйләҗев. Сәнгать өлкәсендә безнең көчләр бик күп. Ярдәм булмаса, алар бик тиз сүнәләр. Драматурглар арасында бер яшь драматург да юк. Язучы һөнәренең дәрәҗәсе юк. Үземнең тормышымны китерәм. Мин язучы булырга хыяллана идем. Чөнки мин язучыларны Мөхәммәд Мәгъдиевны, Гариф Ахуновны, Илдар Юзеевны күргән идем. Алар белән Мәскәүгә килеп төшә идек, Казан вокзалында Мәскәү чиновниклары каршы ала иде, горурланып әйтә иделәр: О, татар язучылары килде! Зур машиналарда Мәскәү гостиницасына алып китә иделәр, VIP-номерларда алар урнаша иде. Язучының дәрәҗәсе бик зур иде. Күп яшьләр хыяллана иде: “Мин дә язучы булачакмын”. Хәзер бетте, язучы хәзер мескен, хәерче, аны беркем дә белми. Шуңа күрә, сез нәрсә көтәсез? Беркем дә килмиячәк.

Тукайны да бөтен дөнья белгән. Ул яшь егет булган, аны бөтен татар дөньясы белгән. Аны байлар хөрмәт иткән, аңа хөрмәт булмаганы - әкият. Тукай гостиницада яшәгән, көн саен ресторанда булган. Ул бик мул яшәгән. Минем Маяковскийның истәлекләрен укыганым бар. Ул язган иде: “Мин бик хәерче, минем бүген ресторанга да барырга акчам юк”. Ә бүген бер язучы да ресторанга керү турында уйламый. “Перестройка” һәм “суверенитет” безнең сәнгатьне бетерде. Үземнең тормышымда аны сиздем. Татар киносына бик көчле, бөтен тәнен, дөньясын онытып кинога бирелә торган шәхес килсә, әйбәт булыр иде.

Үтермәслек шәхес булсын

Амил Нур. Ул шәхесне үтермәсләрме соң? Ул бит татарны күтәрәчәк.

Мансур Гыйләҗев. Үтермәслек шәхес булырга тиеш. Шундый көчле шәхес булса, кино булачак.

Амил Нур. Татар шагыйрьләре кебек эчеп үлмәсме?

Айсылу Хафизова. Үтертмәбез.

Мансур Гыйләҗев. Шуңа күрә ышаныч бик бәләкәй.

Гасиман Шириязданов. Мансур әйтә, шәхес кирәк. Мансур, син шәхес бит, Айсылу, син шәхес, мин шәхес. Әгәр дә без, үзебезне мыскыл итмичә эшлибез икән, яхшы булачак. Бүген безгә үзебез арасында шәхес икәнне исбатларга кирәк, шәхесме без, юкмы?

Гасиман Шириязданов.

Акча булса, кино булачак

Амил Нур. Айсылу, ә сезнең нинди уйлар бар?

Айсылу Хафизова. Минемчә, ышаныч акчада гына. Финанслар булса, кино булачак. Чөнки бездә шәхесләр күп. Ул шәхесләрнең һәрберсенең үз фикерләре бар. Ул фикерләр бергә төшерелеп, дөнья танылып, бергә тупланса, ул фикерләр белән безнең милли идея туачак дип ышанам. Мансур теге заман кешесе, чөнки ул акча өчен хезмәт итми, ул идея өчен иҗат итә. Ул бизнесмен кеше булса да, аның түләүсез сценарийларын санасаң, аларның бит бөтенесе дә дөньяга чыкмаган, бөтенесе дә түләнмәгән, менә мин алай яза алмыйм. Чөнки баламны үстерәсе бар, аякка бастырасы бар, ирем юк, ата-анам артистлар, икесе дә пенсионер. Миңа каян акча алырга мөмкин? Бары тик үз сәләтем, үз һөнәрем белән генә. Минем һөнәрем акчалы. Сценарист бүген Мәскәүдә унбиш мең доллардан ким акчага гомумән сөйләшми дә. Бездә иҗат кешесенә бик авыр, аңа хөрмәт юк гомумән. Кем булсаң да, түләргә теләмиләр, чөнки безнең иҗат кешесенең дәрәҗәсе юк. Без дөньяга материаль әйбер чыгармыйбыз. Татарстанда рухи әйберләр бәяле түгел.

Файзрахман Камалов. Профессиональ зур кино өчен матди яктан күп булса, өйрәнә торган балалар кызыксыну, интузиазм белән яшиләр. Татар киносы була алмый, чөнки татар режиссерлары юк, дип әйтәләр. Татар киносы бар икәнен без исбатларга тырышабыз, татар телендә кино булырга тиеш. Без үзебезнең эшебез белән күрсәтәбез икән, балаларны үстерәбез икән, алардан кыска-кыска метражлы фильмнар ясар өчен әллә нинди зур булмаган студияләр кирәк. Иң мөһиме аларның эчтәлеге булырга тиеш.

Хикмәт жанрда түгел

Амил Нур. Заманнар үзгәрә, унбиш ел элек беркем дә уйламагандыр “Масяня” мультфильмы популяр булыр дип. Шул кыз халыкны интернетка куар, дип.

Айсылу Хафизова. Мин “Масяняны” гомумән карый алмыйм. Җенем чыга.

Амил Нур. Жанрыгыз башкадыр?

Айсылу Хафизова. Хикмәт жанрда түгел. “Директор, алё, директор”. - “Да пошел ты, директор, не до тебя сейчас”. - Көлкеме, юкмы? Бер дә көлке түгел. Рухисызлык бу.

Амил Нур. Кичә генә Мәдәният университеты укытучысы Рамазан Һәсәнов белән сөйләштем. Аны ректор Мәскәүдән кайтарткан. Студентларга сценария язарга өйрәтә. Ул азери кешесе, урысның Михалковын да белә, Голливуд технологияләре дә таныш, совет киносын да күргән. Грузинныкын да чамалый, Иранныкын да аңлый. Шул укучыларына ни сөйли? “Кинода ниндидер әхлак, рухият булырга тиеш, шуннан башка төшермәгез дә. Шул булса гына киләчәктә багылачак әсәр язып була”, ди.

Берләшергә кирәк

Файзрахман Камалов. Татар киносы булыр өчен, безгә барыбызга да берләшергә кирәк. Ипләп кенә матди яктан ярдәм киләчәк. Яхшы идеяларны күрсәтергә кирәк.

Амил Нур. Шагыйрьләр, язучылар, сценарий язучылары үз әсәрләреннән битәр, халкы язмышы өчен борчылып эчә башлады. Режиссерлар эшсез тора. Дәүләт юк, тел бетә, мәктәпләр ябыла. Ә Файзрахман татар киносының киләчәге бар, энтузиазм бар ди. Ә сездә нинди өметләр?

Мансур Гыйләҗев. Мин бу өлкәдә читкә киттем. Дөресен әйткәндә бернинди өмет юк.

Гасиман Шириязданов. Рухи яктан өмет бар, ә матди яктан юк. Файзрахман әйтә, бизнесменнар бар. Кайда соң алар? Алар булса, Айсылуга, Мансурга, яисә миңа әйтергә тиеш: әйдәгез, эшлик. Юк бит.

Файзрахман Камалов. Безнең кинофестивальга эшкуарлар 250 мең акча бирде.

Мансур Гыйләҗев. Шәп балаларны тудырабыз, шәп балаларны үстерәбез. Татар милләтенең өмете балаларда була ала.

Казанның кинематографиясе да булачак!

Айсылу Хафизова. Миндә өмет бар, чөнки Файзрахман абый шикелле кешеләр бар. Алар яшьләрне акчасыз тәрбиялиләр. Яшьләр арасында бәйге әзерләүче кешеләр булганда, әлбәттә, өмет бар. Татарның кинематографы булмаска мөмкин түгел. Чөнки безнең мәдәниятебез дөньяга танылды, ул бит юкка чыкмаган. Шуңа күрә Казанның кинематографиясе да булачак. Аңа тарихи нигезләре тирәннән килә.

XS
SM
MD
LG