Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр нәтиҗәсендә ел саен дистәләгән кеше корбан була. Бу нәфрәтнең үсүенә мәгълүмат чаралары зур өлеш кертә.

2006 елның февраль аенда Мәскәүнең Бауман базары ишелеп, 70-ләп кеше басылып үлгәннән соң Русия матбугатында кайгы уртаклашкан язмалар дөнья күрде. Әммә араларында, ул базарда сәүдә иткән Азәрбайҗан, Грузия, Таҗыкстан, Үзбәкстан кешеләрен кимсеткәннәре дә бар иде.

"Ярый әле каза көндез булмаган, ул чакта кешеләр, мәскәүлеләр күбрәк булыр иде. Ә болай күбесе кавказлылар булган" дип язды бер укучы Русиянең иң күп укылган «Комсомолская правда» газетасында. Өстәвенә, ул корбаннар гаиләсенә каралган акчаны пенсионерларга өләшергә тәкъдим итте.

Шул ук газетта икенче бер укучы “караларның” – Русиядә кайбер урыслар урыс булмаганнарны шулай атый – 81 яшьлек абыйсына үзе үстергән алмаларын сатырга бирми, дип зарлана.

“Тау халкы, нишлисең”

Хокук яклаучылар фикеренчә, Русия матбугатында шундый ксенофобик күренешләр милләтара нәфрәт нигезендә һөҗүмнәрнең артуына китерә. Ел башыннан Русиядә андый һөҗүмнәрдә 57 кеше үтерелгән.

Бу нәфрәтнең үсү сәбәпләре итеп хакимиятнең моңа каршы көрәшергә теләмәве һәм социал таеминат системының зәгыйфлеге китерелә. Әммә монда мәгълүмат чараларының да өлеше бар.

"Ксенофобия үзе үсми, Левада үткәргән фикер белешүләргә караганда ул 55-57% тирәсендә тора, - ди Сова үзәге җитәкчесе Галина Кожевникова. – Әммә мәгълүмат чаралары аны кыздырып тора һәм төрле котырту, провакацияләр белән агрессия дәрәҗәсенә җиткерә."

Галина Кожевникова узган ел дөнья күргән Русия мәгълүмат чараларында ксенофобия турында китап авторларының берсе. Расачыл фикерләр бастыру ягыннан «Комсомолская правда» әйдәп баручылардан, ди ул.

Декабрь аенда бу газет Ерак Көнчыгышта бер азәри кешесенең үтерүдә гаепләнүе уңаеннан язма бастырды.

“Горур Кавказ кешеләре катнашында кулга корал алып талашу Русиянең башка шәһәрләрендә дә була торган хәл. – дип язды баш мөхәррир урынбасары Сергей Пономарев. - Алар сине кинжал белән кадап, я кылыч белән икегә турап китә ала. Тау халкы, нишлисең. Шулай булгач, самими Русия кешеләреннән сез үзегезгә карата нинди мөнәсәбәт көтәсез, кадерле кавказлылар.”

“Сез тулы нәҗес”

Җирле басмалар да калышмый. Гыйнвар аенда Мурманскида чыга торган бер газет укучыларна мәдәниятлелекне билгели торган тест тәкъдим итте.

Сорауларның берсе: “Гаиләгездә яхүдләр бармы?” иде. Уңай җавапка мондый нәтиҗә бирелә: “Борчылмагыз. Сез тулы нәҗес. Шуңа да карамастан, кешеләр сезне хөрмәт итә.”

Күптән түгел «Кичке Мәскәү» газетасы чегәннәрне җинаятьчелектә гаепләгән мәкалә бастырды. “Укымышсыз буларак, алар канунлы рәвештә сәүдә итә алмый. Шулай булгач, нәрсә кала? Дөрес: наркотиклар һәм фахишәлек” дип яза басма.

Петербурдагы таҗык мәхәлләсе вәкиле Назар Мирзода сүзләренчә, матбугат аларны гел карага буяп яза.

"Кайбер журналистлар һәм сары матбугат безнең турыда ялган яза, имеш без чирле, авырулар таратабыз. Бу дөрес түгел, - ди Назар, - мигрантлар җинаятьче түгел, аларның 70-80% эшчеләр, төзүчеләр. Русиядә таҗык төзүчеләре күпме квадрат метр төзегәндер, бу турыда язмыйлар".

Узган ел Русия Думасына җинаять турында язганда корбанның һәм җинаятьченең милләтен атарга тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде.

Милли азчылыклар һәм хокук яклаучылар бу канунга карата төрле фикерләр белдерде. Күбесе хуплады, әммә Галина Кожевникова кебек белгечләр фикеренчә, журналистлар "каралар", “көньяклылар” дигән сүзләр кулланып, бу канунны урау юлларын барыбер табачак.

XS
SM
MD
LG