Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Амур өлкәсендә поезд казасында үлүчеләр юк


Амур өлкәсендә юлчы поездның казасы нәтиҗәсендә 60 кеше зыян күргән, 6 кеше авыр хәлдә, үлүчеләр юк, дип хәбәр итә төбәкнең гадәттән тыш хезмәтләре. Поезда 400 дан артык юлчы булган, алар Хабаровскийдан Нерюнгига бара торган булган. Шимановски шәһәре янында поездның 10 вагыны юлдан чыгып, әйләнеп киткән. Каза булган җирдә коткаручылар эшли.

XS
SM
MD
LG