Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарны кимсеткән китап мәхкәмәдә


Дәреслекнең 89нчы битендәге рәсем
Дәреслекнең 89нчы битендәге рәсем

Русия мәхкәмәләрендә карала торган тарих китабындагы рәсем атом бомбасына тиң дип саный шикаять бирүченең берсе Мөнир Ситдиков.

Сүз “Ватан тарихы” китабы хакында бара, ягъни анда татарларның кеше ашаучы итеп сурәтләнүе турында. Бу рәсем автомат-пулемётлардан да көчле, дип исәпли шикаять бирүче. 10 июнь көнне Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе нәтиҗәсе билгеле булгач, “Азатлык” хәбәрчесе Мөнир Ситдиков белән очрашты. Ситдиков сүзне үзләренең Мәскәүдәге вәкиле Миначёв белән булган сөйләшүдән башлады:

“Мәхкәмәдә Миначёв әфәнде гаҗәп сүз ишеткән.”Сез ничек итеп үзегезнең татарларның кеше ашамавын дәлилли аласыз?” дигән сорау биргәннәр. Көлке бит бу. Минем кызым 2001 елда шушы дәреслек буенча укыды, рухи зыянга дучар ителде. Шул хактагы белешмәләрне Русия Югары мәхкәмәсенә дә тәкъдим итәбез. Шикаять кире кагылса, Ауропага чыгабыз. Шушы эштә бушлай ярдәм итәргә теләгән хокукчыларыбыз күренми. Түләргә безнең акчабыз юк. Рәхмәт Миначёвка, бу эшне ул тартып бара. Бу дәреслек сатуда әле дә бар. Моннан бер ай элек мэрия янындагы кибеттән китапның өр яңа 9нчы басмасын сатып алдым. Китапта татарның кеше ашаучы итеп сурәтләнүен зур идиологик корал дип саныйм”.

Чаллы шикаятьчеләренең Мәскәүдәге вәкиле Мөхәммәд Миначёв “Ватан тарихы” дәреслеген тыелган китаплар исемлегенә кертүне таләп итеп, Мәскәү прокуратурасына мөрәҗәгать иткән булган. Инде хәбәр ителгәнчә таләп кире кагыла. Русия Югары мәхкәмәсе әлеге эштә соңгы баскыч булып тора.
XS
SM
MD
LG