Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Бөтендөнья урыс матбугаты конгрессына 65 илдән 1000 артык урыс журналисты килде.

Чәршәмбе көнне Мәскәүдә Бөтендөнья урыс матбугатының конгрессы ачылды. 65 илдән килгән 1000 артык урыс журналистлары мәгълүмат чаралары, сәясәт һәм урыс теле язмышы турында фикер алышты. Конгресс делегатлары каршында Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин чыгыш ясады. Бу вакыйганың башка илләр һәм халыклар язмышына тәэсире бармы? Гадәттән тыш тантаналы һәм киң итеп оештырылган бу чараның мәгънәсе үзгә булса да, татар мәнфәгате турында онытып булмый.

Бөтендөнья рус журналистлары конгрессы кебек җыеннар сирәк була. Хәтта бөтендөнья урысларының Соборына да 500 кеше килгән иде. Ә менә, урысча сөйләшә торган, Русиягә бәйле, рус милләтен яклаучы мәгълүмат чаралары хәтта урыс халкы Саборыннан да мөһимрәк булып күренде. Аның мөнбәреннән файдаланып Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин берничә мөҺим сәяси белдерү ясадылар.

«Улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла» дигән гыйбарә буенча, бу белдерүләрдә алар Кушма Штатлардагы хакимият, НАТОның киңәюе, ракеталарга каршы корал, Европа дәүләтләренә мөнәсәбәтләр турында үзләренең алдан уйланган фикерләрен әйттеләр. Үзенә күрә, бу конгресс бөтендөнья матбугат очрашуына, ягъни “всемирная прессуха”га әйләнде. Башка брифинглардан аерма шунда гына, залдагы 1000 журналистның берсе дә илбашларга уңайсыз сорау бирмәс. Барысы да Русиягә мөкиббән.

Ил башлыклары үз фикерләрен күп милләтле Русия башкаласында әйттеләр һәм бу фикерләр төрле динле һәм күпмилләтле Русия халкына юнәлдерелгән. Урыс телендә дөньяда 300 млн кеше сөйләшә икәнлеген ачык белеп калдык. Илнең үзендә 145 млн кеше сөйләшсә, чит илләрдә алар тагын да күбрәк булып чыга. Шунда ук урыс телен аңлаучыларның саны 350 млн булуы турында да әйтелде. Димәк, 50 млн адәм баласы урыс телендә ни сөйләгәнне аңлавын аңлый, әмма акыллы йорт хайваны кебек, күзгә карап кына тора, әйтергә теле генә юк.

Ничек кенә санаганнардыр урыс теле белүчеләрне? Чөнки, кыен хәл бу. Элекке советлар берлегендә яшәүчеләр, чыннан да, урыс телле булып киткән иделәр. Бәйсез илләрдәге хәзерге яшь буын башка телләр белән күбрәк мавыга дип ишетәбез. Шулай да булсын, чит илләрдә 150 млннан артык кеше урысча да сөйләшә дип саныйк. Ә менә Русия җитәкчеләренең чит илләрдәге матбугат, телевидение- радио каналларын кыерсыту, чикләү турында бочылулары бераз гаҗәпләндерә, чөнки чит илләрдәге рус журналистлары Русия халыкларын хезмәтләндерүче милли журналистлардан рәхәтрәк яши, аларның мәгълүмат мөхите дә тотырыклырак.

Әгәр дә, көнбатыш, яки көнчыгыш илләрендә урыс матбугаты эзәрлекләнсә, 1000 якын делегат 700 йөз мәглүмат чарасы исеменнән бу конгресска килә алмас иде. Урыс телендә эшләп торучы басмалар һәм теле-радио каналларның саны хәзер меңәрләп кенә исәпләнә. Алар арасында Герценның “Колокол”ыннан башлап бүген Парижда чыгучы “Русская мысль”гә кадәр акыллы демократик басмалар да бар. Мәскәүдә җыелгач, рус интернет сәхифәләренең доменнарын латин хәрефе белән түгел, ә кирил имласыда язу хокукы даулыйлар икән бу аларның хокукы. 5-6 миллиард кеше яшәгән җир шарында 300 млн урыс телле укучы өчен интернетта аерым кирил имласы таләп итәләр икән, бу очрактада яны теләгән елан ите ашаган дияргә кала. Шул ук вакытта татарларның бөтендөнья халкының 90 % кулланган латин имласына күчүгә каршы Русия дәүләре каршы чыгу хәтердән чыкмый. Ннинди хәреф белән язу хәр халыкның үз эше, ләбаса!

Ә хәзер карыйк, Русия халкының 3 процентын тәшкил иткән татарларның милли матбугаты ничек гомер итә? Милли басмаларны чыгаручылар һәм укучылар, телевидение һәм радио тапшыруларын әзерләүчеләр һәм караучы-тыңлаучылар йөрәк өстендә Русия пасортын йөртә һәм хәләл тапкан акчасының 13 проценын казнага сала. Татарлар эшләгән оешмалар керемнең тагын 20 проценттан артыгын социаль салымнарга җибәрә.

Татарстанда һәм Башкортстанда татар матбугатына хәтсез акча һәм көч салына. Яңа газета, журналлар бар. Татарстанда китап чыгару өчен ел саен 41 миллион акча тотыла. Әйдәгез әле, чыгыйк башка төбәкләргә. Удмуртиядә, Ульян өлкәсендә, Төмәндә һәм тагын бер-ике урында татар газеталары 2-4 мең тираж белән чыга. Һәм дәүләт ярдәмен ала. Ә бит һәр өлкәдә 20 меңнән 150 меңгә кадәр татар яши. Аларның салымнары да, рухи ихтыяҗлары да аз түгел. Әгәр дә губернатор һәм аның ярдәмчеләре акыллы һәм иманлы булса, газеталарга бераз акча тама. Ләкин бу акчалар да гадәттә кирәгенең яртысыннан кимрәк. Бөтенләй бер тиен дә алмыйча, айга, хәтта ярты елга бер тапкыр чыга торган милли гәҗитләр дә бар.

Урыс матбугаты конгрессында Балтыйк илләрендә урыс радиоларына лицензия алу кыенлыгы турында әйттеләр. Ә бит татарча эшләгән радио станция бөтенләй юк, булганы да ябылып бетте. Ә җирле каналда эшләүче радиоларда атнага яки айга 5, 15 яки 20 минутлык татарча тапшырулар бер-бер артлы ябылдылар яки аларның вакытлары кыскарды.

Русиянең рәсми каналының филиалына әйләнгән төбәк радио оешмалары “эш бездән тормый, челтәр үзгәрде” дип тынычландыралар. Шуңа күрә татарча сөйләшүче тыңлаучы кимеп бара. Шуңа күрә татарлар зыялылары 11 июньда ачылган урыс журналистлары конгрессына көнләшеп карыйлар. Чөнки, анда дәүләт башлыклары “Россия не даст в обиду русские издания”, “Защитим русский язык” дип чит илләргә янаулы белдерүләр ясалды.

Ә татарны һәм башка халыкларны кем генә яклар соң? Чит төбәкләрдә яшәүче татар журналистларының Казанга киңәшмәгә җыелып, моңаеп чәй эчүләре һәм аз гына рухи ярдәмәгә юанулары бөтенләй башкача. Инде нишләргә? Димәк, татарларга һәм алар катнашкан рәсми оешмаларга, матбугат өчен җаваплы түрәләргә Мәскәүдәге бу чараны күреп, иренне ялап утырмыйча, аяк өсте йоклаудан уянып, милли матбугат турында яңачарак уйларга кала.

XS
SM
MD
LG