Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:25

«Татарстан» ширкәтенә һәм "Казан" аланына яңа җитәкчеләр килде


Татарстан дәүләт капиталы канташлыгында төзелгән "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе Могамет Зәкәрҗәев һәм "Казан" һава аланы башлыгы Петр Трубаев вазифаларыннан азат ителде. Очышлар өлкәсен контрольдә тоту идарәсе бинасында «Татарстан» һава ширкәте һәм «Казан» халыкара һава аланы ширкәтләренең хезмәткәрләре җыелышы булды. Анда шушы ике җитәкчене вазифаларыннан алу карары кабул ителде.

“Татарстан” һава ширкәтендә баш җитәкче вазифаларын башкаручы итеп Газинур Хайруллин сайланды. Ул моңа кадәр Русия һава ширкәтләрендә очучы булып эшләгән.

“Казан" һава аланы ширкәте җитәкчесе вазифаларын, моңарчы шушы оешмада коммерция директоры булып эшләгән Алексей Старостин башкарачак.

Республика базарына башка компанияләр килгәнче, “Татарстан” һава ширкәте бердәнбер һава ширкәте иде. Соңгы елларда ширкәтнең көндәшлек итү мөмкинлекләренә, эш алымнарына карата шактый тәнкыйть белдерелеп килде.

XS
SM
MD
LG