Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

12 июньдә Татарстанның барлык театрлары да үзләренең Сабантуена җыелды.

Бәйрәм Саба төбәгендәге Лесхоз авылы янындагы табигать кочагында узды. Бөтен ярышларда да актив катнашкан театр коллективы әлеге үзенчәлекле Сабантуй тарихында беренче тапкыр 500 мең сум акча белән бүләкләнде. Бу приз Казан башлыгы Илсур Метшин карары белән бирелде. Сабантуй батыры, ягъни абсолют батыр - “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуккиев бәйрәмнән Татарстан хөкүмәте биргән машина белән кайтып китте. Артист-батырга машина бирү гадәте узган ел кертелгән иде.
Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин
Театрларның үзләренең Сабантуен үткәрү теләге моннан 4 ел элек татар театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында килеп туды. “Хәзер аны туктатып та булмый. Бу театр Сабантуена кызыксыну бик зур. Республикадан сәнгать сөючеләр бик күп килә. Бу чара республикада зур популярлык казанды”, ди Сабантуйны оештыруның башында торган Камал театры мөдире Шамил Закиров. Бу театраллар бәйрәмендә Мәскәүнең Малый театр вәкилләре дә катнашты.

XS
SM
MD
LG