Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

НАТО министлары Косово һәм Әфганстан турында сөйләшә


Брюссельдә НАТО илләре саклану министрлары очрашуы башланып китте. Көн тәртибендә - Әфганстан һәм Косово мәсьәләләре. Тышкы эшләр министрлары Косовоның 2,5 мең кешелек иминлек көчләрен әзерләргә ярдәм итү турында сөйләшә. АКШ һәм аның Европадагы беректәшләре, Косовода НАТОның тәэсирлеген, шул исәптән хәрби көчләр әзерләүдә катнашлыгын үстерергә тырыша. Ә төбәкнең бәйсезлеген танымаган Испания исә, бу планнарга борчылу белдерә. АКШ саклану секретаре Роберт Гейтс, Әфганстан полициясен эзерләүдә НATOдагы партнерлардан ярдәм сорар, дип көтелә.
Җомга көнне, НATO саклану министрлары очрашуында Русия вәкиле Анатолий Сердюковны көтәләр. НАТО вәкилләре аны Грузия белән каршылыкларны тыныч юл белән хәл итергә чакырырга җыена. Анатолий Сердюков шулай ук, Европада ракеталардан саклану системаларын урнаштыру мәсьәләләре, коралларны контроль итү килешүе хакында сөйләшәчәк, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG