Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанга халыкара ярдәм арттырылачак


Вашингтон Әфганстанга 10,2 миллиард доллар бирергә риза. Бу хакта АКШ президентының тормыш иптәше Лаура Буш Парижда үтә торган Әфганстанга икътисади ярдәм күрсәтү халыкара конференциясендә белдерде. Бу акчалар илне төзекләндерү өчен тотылырга тиеш.
Әлеге форумда 68 илдән, 15 халыкара оешмадан вәкилләр катнаша. Чарада, Әфганстан президенты Хәмит Карзай, илнең үсеше өчен 50 миллиард доллар сорады.
Франция президенты, Николя Саркози илнең Әфганстанга ярдәмен ике тапкырдан артыграк санга үстерергә җыенганын әйтте. Ил 107 миллион евро бирергә әзерләнә.
Япония дә ике тапкыр күбрәк акча бирергә риза, бу илнең ярдәме 550 миллион доллар булыр дип көтелә. Германия алдагы ике елда 645 миллион доллар бирәчәк. Дөнья банкы, үзе аша алдагы 5 елда 1,1 миллиард доллар күчереләчәк дип белдерде.
Шул ук вакытта, БМО баш секретаре Әфганстанга басым ясарга чакырды. Дөнья банкының соңгы хисабында , Әфганстан җитәкчелегенең ришвәтчелеккә күз йомуы билгеләп үтелә.

Әфганстанның икътисады 90% чит ил ярдәменә бәйле.
XS
SM
MD
LG