Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтә яткан Инетта яд була


Баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров
Баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров

"Ватаным Татарстан" газетасы сәхифәсе Vatantat.ru яңарып эшли башлады. Ике Сәфәров сөенә. Ә укучы Зыялы ник көенә?

"Ватаным Татарстан" газетасы сәхифәсе Vatantat.ru яңарып эшли башлады. “Мактану-фәлән түгел: татар газеталары арасында мондый югары дәрәҗәдә эшләнелгән сайтка ия булучылар юк әле”, дип саный мөхәррият.

Читтә яткан Инетта яд була

Баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров Интернетка игътибарын замана белән бергә атлау өчен юнәлткән булган. "Үземә дә кызык, кызларым да пәрәвездә утыра", ди мөхәррир. Ул, әлегә Vatantat.ru кулланучысы аз булса да, киләчәктә артыр, дип өметләнә.

"Өр-яңа сайт дөнья күрүе – чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә сөенеч”, ди Сәфәров. Ул сөенеч күптән ачылган иде инде. Тик Vatantat.ru бер ел буе "үле" торды. Ник? “Без сайтның тагын да сыйфатлы һәм уңайлы булуын теләдек. Яңача итеп эшләдек”, диде ул.

Шагыйрь җанлы Фәнис Зыялы Төркия һәм Арча сабан туйларын ярата

Хәзер исә дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәүче милләттәшләр белән "Ватаным Татарстан" газетасы аша да турыдан-туры аралашып була. Инде форумына язучылар да бар. Беренчесе, АКШта америкалы егет тапкан "Ватаным"ның үз кызы Гөлгенә Лотфуллина була ала. Бу кыз язмаларын хәзер чын газетада да, вебта да, форумда да укып булачак. Икенче язучы исә Төркиядә татар кызын табып калган Фәниc Зыялы (Зыятов).

Читтә яр һәм икмәк тапканнарның сагышы тирән, туган иленә мәхәббәте дә зур була, диләр. Юк, күрмәгәннең күрәсе, күргәннең Татарстаннан качасы килә, дип тел шартлатмыйм. Бар зыялы да бер Казанга сыеп бетә алмый бит. Хәзер "язгалау" чире булганнар һәм аралашырга теләүче чит илгә киткән татарлар өчен дә татарча форумнар, аралашу хезмәтләре эшләп тора. Әйтик, Matbugat.ru "резиденты" шагыйрь һәм курайчы Зыялы үз шигырен "Ватаным Татарстан" форумына юллаган. Ул да туган телдәге сайтлар ачылуга сөенә.

АНА ТЕЛЕМ

Жаным, тәнем минем, син, әй изге ана телем,
Бал чәчәгемдер, син минем татлы телем,

Кояш нурыдай якты, җылы синен сүзләрен
Чишмә суыдай саф минем, татар телем.

Җиләктәй эрисең, син авызда, газиз телем,
Чык суыдай шифалы, син минем дәва телем,

Кар бөртегедәй актыр, минем йомшак телем,
Чәчәкләр кебек хуш исле, ул минем татар телем.

Киң тугайлар кебек, син минем бишек телем,
Иделем кебек тирәндер, ул минем туган телем.

Йөрәкләргә хуш килә синең ягымлы сүзләрен,
Кирәк вакытта ут ачадыр, ул минем - ТАТАР ТЕЛЕМ !!!

Шул ук вакытта Фәнис Зыятов, сәхифә форумы эчендә барлык инструментлар да татарча эшләсен иде, дип тели. Шуңа ачык итеп борчылып форумга яза. Теләвен дә тели, тик үзе дә хатын урыс шрифты белән юллаган.

Башкаларга да үрнәк була ала

Бу нисбәттән, Миңназыйм Сәфәров: “Безнең сайтны ясаган программачылар беренче тапкыр татарча эшләде. Мондый эшләр башлана гына әле. Тик алар киләчәктә башка газеталарга, проектларга да татарча сайт ясап бирә алачак. Бу эш бер безнең өчен генә файдалы эш түгел. Ул башкаларга да үрнәк, техник өлге була ала ”, дип саный. Шулай итеп мөхәррир дә, укучы да бер максатта тора. Тик аларга бу эшне урысча ярдәмлекләр, программалар, урыс телле ярдәмчеләр, хәтта шрифтлар белән дә башкарырга туры килә.

Яңа сайтның элеккегесеннән өстенлекле яклары күп. Мәсәлән, анда укучылар мәкалә уңаеннан үз уй-тәкъдимнәрен шунда ук язып куя ала. Шундый ук мөмкинлек Данил Сәфәров ярдәмендә ясалган “Безнең гәҗит” сайтында да бар. Ул үзе дә, Matbugat.ru сайтын тота. Анда да һәр мәкалә саен аралашу урыны бар. Әйе, бу мәшәкатьне дә арттыра. Форумда язылган әйберләрне, укучы гына түгел, пагонлы кешеләр дә укып бара бит. Милли, дини, демократик сайтлар янында көтеп кенә торалар кебек, ябар яки бөлдерү өчен уңайлы моментны.


Кысан түгелме?

Данил Сәфәров

Тик Данил Сәфәровка кысан түгелме? Соңгы арада Инетта берничә татарча газета пәйдә булды бит. Шул исәптән "Кәеф ничек" газетасы да. Ник татарча матбугат Инетта ярышмый яки бер-берсеннән көнләшми?

“Юк, кысан түгел! Аннары татар газеталары сайтны реклама, престиж өчен ача. Аларга тиз арада кеше тулыр дип булмый”, ди ул. Шулай ук ул "Татарстан яшьләре" сайты начар эшли, дип борчыла. "Алар аны үзләре дә белә инде", ди "яшь" Сәфәров. "Шәһри Казанга" да саллы сайт кирәк икән. "Тик мөхәррият әлегә кәгазь газетаны үстерү белән мәшгуль."

Туксан процент Казаннан

Бер уйласаң, татар сайтлары беренче чиратта читтә яшәүчегә хәбәрне тиз җиткерер өчен ачыла кебек. Тик Данил үз сайтына керүченең туксан проценты Казаннан, ди. Алар гадәттә “эш вакытында” керә икән. Моның сәбәбен "Азатлык" сәхифәсе укучысы белә инде. Ә моңарчы Татнет сайтлары хуҗалары исә "туксан процент" кеше Мәскәүдән керә, дип әйтә иде. Тик алар урыстелле сайтлар иде. Ә Миңназыйм һәм Данил Сәфәровлар исә тырышып-тырмашып татартелле сайтлар ачкан.

XS
SM
MD
LG