Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгар җыенына халык туплана


Болгар шәһәренә күпләп төрле өлкәләрдән милләттәшләр килә башлады. Бер көн алдан ук кунакханәләр, туристик базалар тулган инде.

Җомга көнне Спас районы Болгар шәһәренә күпләп төрле өлкәләрдән милләттәшләр килә башлады. Анда шимбә көнне зурлап “Изге Болгар” җыены узачак. Билгеле булганча, миләттәшләрбез Бөек Болгар җирендә җыела.

2006 елдан башлап әлеге чараны “Изге Болгар җыены” дигән исем астында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Рeсия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Рeсия Мөфтиләр Шурасы, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте берлектә уздыра башладылар. Быел да җыенга Рeсия төбәкләреннән мөхтәрәм мөфтиләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм меңнәрчә милләттәшебез катнашыр дип көтелә. Татар конгрессы хезмәктәре Мансур Кашапов хәтта ун мең кеше көтүләрен әйтә.

Кашапов, әлеге Җыен бөтен татар халкының милли бәйрәме рәвешендә узуын да әйтә. Оештыручылар бу җыенга соң халыкны киңрәк җәлеп итүне максат итеп куйган. Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелеп “Изге Болгар җыены” дип атала ул.


Бу җыенның төп максатлары - Бөтен дөньяга сибелгән татарларга Изге Болгар җирендә бергә җыелып үзләренең асылларына кайту юллары хакында тагын да тирәнрәк уйлану мөмкинлеге бирү; Күп гасырлар буе ата-бабаларыбызның сәяси, мәдәни һәм рухи мәркәзе булган изге Болгарда җыелуны татар халкының милли аңын уятуга бер этәргеч буларак файдалану; Мең елдан артык тарихы булган һәм изге Болгар җирендә ата-бабаларыбызның рухи тормышына тирән мәгънә биреп, аларның яшәеш рәвешенә әйләнгән Ислам диненең хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп таралган традицияләрен яңарту; Ата-бабаларыбыз изге Болгарда кабул иткән динебезнең сафлыгын саклауга омтылу.

"Болгар" тыюлыгы хезмәткәрләре исә, инде бер көн алдан ук кунакханәләр, туристик базалар тулуын әйтә.

XS
SM
MD
LG