Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Русия Шурасы-НАТО җыены үтте


НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер, Русия һәи НАТОның кайбер хәрби мәсьәләләрдә мөнәсәбәтләре әйбәт булуын белдерде. Ләкин шул ук вакытта, кайбер мәсьәләләрдә ике якларның килешмәвен дә билгеләп үтте.
Бу хакта ул Брюссельдә, Русия Шурасы– НАТО утырышында әйтте. Мондый очрашулар ике яктагы каршылыклары хәл итәргә мөмкинлек бирә диде ул. Яап де Хооп Схеффер кайбер өлкәләрдә хезмәттәшлекнең үсеп баруын, аерым алганда якын ара ракеталардан саклану, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләрен телгә алды.

Русия Шурасы-Нато җыены 2002 елда, Салкын сугыш чорындагы сыман каршылыкларны булдырмау өчен оештырылган иде.
XS
SM
MD
LG