Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландия Европа Берлеге килешүен кире какты


Шушы арада үткән референдумның беренче нәтиҗәләренә караганда, фикер белдерүдә катнашкан ирландларның күбесе килешүгә “юк” дип җавап биргән. Бу хакта Ирландия юстиция министры Дермот Ахерн хәбәр итте. Рәсми нәтиҗәләр соңрак игълан ителәчәк. Әлегә тавыш бирү урыннарыннан килгән саннарга караганда, Европа Берлегенең, ягъни Лиссабон килешүенең кире кагылуы турында әйтергә була, ди рәсмиләр. Бу килешүнең максаты – Европа Берлегенең киңәюен искә алганда, Европа оешмаларының нәтиҗәлелеген арттыру. Әгәр килешү берлекнең бер илендә булса да кабул ителмәсә, ул көченә керә алмый.
XS
SM
MD
LG