Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газета укучылар нигә зарлана?


“Президентсыз Татарстан буламы?”- бу сорауга җавапны “Безнең гәҗит”нең 11 июнь санында күрә аласыз. Шулай ук, әлеге газетаның соңгы санында “Әҗәлле әҗәт”, “Ваһһабитчылар – кемнәр ул?” исемдәге язмалар да урын алган.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санының икенче битендә КДУ студенты Айзат Шәймәрдановның “Хоккейдан татар “исе” килә” язмасы игътибарны җәлеп итте. Айзат үзе әле яшь каләм иясе булуга карамастан “Безнең гәҗит”тә һәм башка республиканың татар телле газеталарында яхшы гына мәкаләләре басылып килә. Ә инде без карый торган язмасына килсәк, монда ул “Ак барс” та татар уенчылары аз булуына борчыла, Русия хоккей командаларындагы татар уенчыларын санап чыга. Мәкаләсендә аның боз өстендәге уеннарны күзәтеп баруы сизелә, бу бигрәк тә уенчыларның ничек уйнаганнарын һәм бераз үзгәреш кертеп яңа команда төзегән очракта ничек уйныячакларын фаразлавында күренә. Автор татар уенчыларына Зиннәтулла Биләлетдинов кебек яхшы татар трениры кирәклеген дә әйтә.
Шулай “Безнең гәҗит”нең 11 июнь санын күзәтүебезне дәвам итсәк, “Хатларда тормыш кайный” рубрикасында Төмән өлкәсе, Сургут шәһәреннән килгән хатка тукталырбыз. Беренчедән монда Себер якларында яшәүче татарларның “Безнең гәҗит”не яратып укулары күренсә, икенчедән “Яңа гасыр” телеканалы программасы бик соң килүе укучыларны борчуга салган. “Я атна үтеп киткән була, яки бер-ике көн генә калган була. Ул программа безгә, татарларга бик кирәк. Чөнки башка газеталар юк.” – ди Сургут шәһәре татарлары. “Безнең гәҗит” исә аларга газетаның интернеттагы сәхифәсеннән “Яңа гасыр”ның телевидение программасын карарга тәкъдим итә. Сайтның адресы www.beznen.ru
Газетадагы башка хатларның эчтәлекләренә килгәндә, Тукай районыннан Әхмәтҗанов фамилияле укучы 300 йортлы авылның картаеп баруына, балаларның аз тууына борчыла. “Арту өчен, һәр гаилә 2-3 бала үстерергә тиеш. Мал-байлыкка баткан күп бикәләр бала яратмаган буш җаннарын эт, мәче назлап тутыра” - ди хат авторы.
Эт-мәче темасын дәвам итеп, “Безнең гәҗит” соңгы санында “Чирләшкә Рыжик” дигә язма бастырган. Монда инде җанварлар хастаханәсендә булган хәлләр сүрәтләнә. Бер мәчегә 4 меңгә сумга якын акча түгеп операция ясау, дарулар, уколлар белән дәвалау, ханымнарның картаеп үлгән җанварлары өчен елау күренешләре, песи-этләрен кыйммәтле, махсус ризыклар белән генә ашату, болар хакында язмада барсыда тәфсилләп язылган.
“Безнең гәҗит”нең соңгы санында басылган “Ирек сүздәме, әллә…” исемле язма www.matbugat.ru сайтында алданрак эленеп иң бәхәсле язмаларның берсе булса, хәзер инде ул үзе һәм аңа карата интернетта яшеренеп язган укучылар фикерләре белән газетага да басылып чыккан. Монда журналистарның ничек язулары бәхәскә куела. Фикер белдерүчеләр арасында, “ирекне кысалар язып булмый, ник язмыйсың, куркак син, журналистлар өчен мин язырга тиешме?!” дигән сүзләр очрый. “Безнең гәҗит”нең 11 июнь санының 5 нче бите тулысы белән сүз ирегенә багышлана.
“Әйдәгез, кыюрак булыйк. Булган ирекне дә файдалана белмәсәк, безгә беркем дә аны китереп тоттырмас”- дип, Илфат Фәйзрахманов фикерне түгәрәкләп куя.
Әлеге газетада шулай ук, “Әҗәлле әҗәт”, “Ваһһабитчылар – кемнәр ул?” язмаларын да укырга тәкъдим итәбез. Уйланырлык, гыйбрәт алырлык дәлилләр күп анда. Ә инде кемгә җиңел язмалар кирәк, алар газетаның соңгы битләренә игътибар итә ала.
XS
SM
MD
LG