Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа радио эфирда “тәртип” урнаштыра


Казанда эшли башлаган яңа радио “Тәртип-FM” дип атала. 11 июньдә Казан вакыты белән 19 сәгатьтә беренче авазлар эфирга чыкты.

“Бу “тәртип” дигән сүз эчке эшләр министрлыгы күз алдында тоткан тәртип турында сүз бармый. Эчке дөньябыз, иман дөньябызның тәртибе турында сүз бара. Фани дөньяның тәртибе турында. Аны оештыручылар шулайрак күз алдына китереп “тәртип” сүзе белән атадык дип әйтергә кирәк инде”, ди “Тәртип-FM”ның музыка мөхәррире Камил Бикмөхәммәтов.
Әлеге радионы оештыручы һәм аның исемен уйлап табучы, шулай ук мөдире Марат Ибляминов әйтүенчә, татар телендә берничә эфир дулкыны эшләүгә карамастан, күпләрнең рухый мәнфәгатьләре, теләкләре тулысынча канәгатьләндерелми.
“Барс-медиа” яшьләргә юнәлгән. “Татарстан” радиосы FM да чыкмый. 35 яшьтән алып урта һәм өлкән буын игътибарсыз калган. Иң беренче чиратта башыбызга килгән уй - ул аларны үзебезгә җәлеп итү иде. Икенчедән, безнең татар халкының бик борынгыдан килгән милли моңнары, җырлары бар. Әмма, кызганычка каршы яшьләр моны ишетми, мәдәни мирасны белми үсә”, ди Марат Ибляминов. Ул “Европа плюс”нең Казан бүлеге башлыгы да. Бу яңа проектның финанс чыгымнарын да әлегә тулысы белән “Европа плюс” каплый. Милли көй архив-фонотекасын Ибляминов үзе генә дә 10 ел буе туплаган.
“Татар халкының җырлары, музыкаль әсәрләре, композиторлар әсәрләре, эшкәртелгән халык көйләре, инструменталь әсәрләр- барсы да шушы кысага туры килерлек итеп җыелды һәм тупланды”, дип өстәде Камил Бикмөхәммәтов. Шулай ук оештыручылар, күңелендә иман чаткысы булганнар да, диндарлар да бу радионы үз итәр дип ышана.
Ибляминов әйтүенчә, “Тәртип-FM”ны башлап җибәрү җиңел генә булмаган. Ешлык алу иң зур проблемага әйләнгән. Мәскәүдәге берничә бәйге алар файдасына үтмәгән. Әлегә 87.8 FM ешлыгында таралучы радио сынау эфирында. Ул ярты ел дәвам итәчәк. Эшләр уңышлы барса, Мәскәү лицензияне рәсмиләштерүгә тагын юк-бар сәбәпләр тапмаса, алга таба әлеге радионы Татарстан районнары ишетәчәк. Һәм аннан соң иярченнәр аша Русиянең башка төбәкләренә дә чыгарга исәпләре юк түгел.
XS
SM
MD
LG