Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда Чыңгыз Айтматовны җирләделәр


Кыргызстанда язучы Чыңгыз Айтматовны җирләделәр. “Ата-Беит” зиратына язучыны күмү чарасына 2 меңләп кеше катнашты. Шулар исәбендә Кыргызстан президенты Курманбәк Бакиев, министрлар, чит ил вәкилләре бар иде.

Язучының мәетен дәүләт гимны һәм коралдан ату тавышына җиргә төшерделәр.

Аңа кадәр Айтматов белән хушлашырга дип Бишкәктәге Дәүләт филармония бинасына меңләгән кеше килгән иде.

Айтматов 10 июнь көнне Алманиядә 80нче яшендә үлде.

14 июнь Кыргызстанла матәм көне дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG