Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Косовоның яңа конституциясе гамәлгә керде


Сербиядән аерылып бәйсезлек игълан итүдән соң 4 ай узгач, 15 июнь көнне Косовоның яңа конституциясе гамәлгә керде.

“Якшәмбе безнең ил, аның халкы һәм халыкара җәмәгатьчелек өчен бик мөһим көн. Бу Косовоның бәйсез, суверен, демократик ил буларак беренче көне. Bң мөһиме бу көн Косовода демократия өчен юл ача”, диде Косовоның премьер-министры Хашим Тачи.

Февральдәге бәйсезлек игълан итү көне белән чагыштырганда, конституция гамәлгә керүен Приштанада шактый басынкы бәйрәм итәләр.

“Бүген Косово хакимлекне үз кулына ала. Мин моны зурлап билгеләп узарлар дип уйлаган идем. Ләкин иртән барысы да тыныч, гадәттәгечә иде”, диде Косовода яшәүче Хаки Дишуку.

Яңа конституциядә 1999 елдан бирле вакытлыча БМО башкарган төп бурычларны Косово җирле хакимияте үз өстенә алыр дип билгеләнә. Шул ук вакытта Косоводагы кайбер хокук саклау һәм махкәмә эшләрен күзәтү БМО өстендә калачак. Киләчәктә ул аны Европа берлеге белән килешеп башкарыр дип көтелә.

Әлегә серб азчылыгы яшәгән районнар белән кем идәрә итәчәге ачык билгеле түгел.
Косовоның бәйсезлеген 40тан артык ил таныды. Сербия һәм Русия каршы.

Сербия президенты Борис Тадич Косово конституциясенең гамәлгә керүен куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк “канунсыз адым” дип атады.

XS
SM
MD
LG