Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан президенты Пакыстандагы талиблар белән көрәшкә әзер булуын әйтә


Әфганстан президенты Хәмид Карзай талибларга каршы көрәш өчен, әфган гәскәрләренә, Пакыстан чиген узып чаралар башларга боерык бирергә әзер булуын белдерде.

Карзай белдерүенчә, Пакыстан сугышчыларының һөҗүмнәренә каршы Әфганстан үз-үзен төрле юллар белән якларга хокуклы. Шулай ук Әфганстан президенты талиб сугышчылары кайда гына булмасын, әфганстан гәскәрләре аларны күзәтеп торачак, дип кисәтте талиб җитәкчеләрен.

XS
SM
MD
LG