Accessibility links

Кайнар хәбәр

Цхинвалига ут ачу нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән


Көньяк Осетиянең Цхинвали шәһәрендә якшәмбегә каршы төндәге атулар нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән. Көньяк Осетиянең мәгълүмат һәм матбугат министрлыгыннан “Эхо Москвы”га белдерүләренчә, 3 кеше каты яраланган, шул исәптән эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дә бар.

Көньяк Осетия рәсмиләре белдерүенчә, атулар Эргнети һәм Никози грузин авыллары ягыннан булган.
Ә Грузиянең саклану министрлыгы киресенчә, Көньяк Осетия ягыннан грузин авылларына һәм полиция блокпостына ут ачтылар, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG