Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның көньягында су басу нәтиҗәсендә 55 кеше үлгән


Кытайның көньягында озак вакытлы яңгырлар нәтиҗәсендәге су басудан 55 кеше үлгән. Вилаятьттәге миллионнан артык кеше үз йортларын ташлап китергә мәҗбүр булган. Су басу күптән түгел көчле җир тетрәүдән 70 меңләп кеше үлгән Сычуаньга да кагылган.

Якын көннәрдә яңгырлар дәвам итәчәк дип белдерелә һәм Цзянси, Гуанси һәм Гуандун виллаятләренә дә су басу куркынычы яный.
XS
SM
MD
LG