Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек гаскәрләре көрд сугышчыларына каршы чаралар башлады


Төрек армиясе илнең көньяк-көнчыгышында төрек гысьянчыларына каршы чаралар башлады. Ул Бингәл дигән таулы район җирендә уза. Хәрбиләр белдерүенчә, бу җир гысьянчылар төркеме тупланган.

Шимбә көнне төрек хәрбияләре көрд сугышчылары төркеменә тап була. Ике яклы атышлар нәтиҗәсендә, бер төркем юк ителә, калганнары качып элгерә.

Хәрби җитәкчелек гысьянчылар бар дип фаразланган урыннарга күбрәк хәрбиләр китереләчәген әйтә.

Элек көрд сугышчылары тауар поездын шартлаткан һәм Юксекова җирендә ракета атулары оештырды. Ракетаның берсе полиция гаиләләре яшәгән йортка эләккән, 5 кеше җәрәхәтләнгән. Бер хатын-кызның хәле авыр дип билгеләнә.
XS
SM
MD
LG