Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм-арты бәйрәм


Сабантуе җыеннарына вакыт Татарстан президенты фәрманы белән куелган булган
Сабантуе җыеннарына вакыт Татарстан президенты фәрманы белән куелган булган

Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә Сабантуйлар узды. Читтәге татар, Татарстандагы татар булмаганнар да тик тормады. Киләсе атна да бәйрәмле.

Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә бу шимбәдә Сабантуе җыеннары узды. Аларга вакыт Татарстан президенты фәрманы белән куелган булган.

"Фәрмансыз" Сабантуйлары

Шулай ук "фәрмансыз" Сабантуйлары да узган атна ахырында узган. Әйтик узган атнада яңгыр яуган районнарда: Арча, Балтач, Яңа Чишмә һәм башкалар. Тик фәрманны вакытында үтәгәннәр дә булган: Нурлат районында ул 8 июньдә узган.

Татарстаннан читтәге татарлар да бу атнада бәйрәм ясады. Дөрес, аларга Татарстан президенты фәрманы кирәкми, тик Татарстан ярдәме кирәк. Мәдәният минстрлыгы алардан матди һәм мәгънәви ярдәм сорап язган хатларга күмелгән. Барып җитә алмаганнарга, котлау телеграммалары гына җибәрелә. Әйтик, 14 июньдә Тараз (Казахстан), Талдыкурган (Казахстан), Үргәнч (Үзбәкстан), Нарва (Эстония), Лос Анжелес (АКШ) татарлары бәйрәм итте. Ә Украиндагы Донецк бу көнне унынчы “юбилей” җыенын оештырган.

Бер Үзбәкстанда, бер көнне өч Сабантуе

15 июнь көнне АКШтагы икенче шәһәр татарлары бәйрәм итте. Шулай ук Үзбәкстандагы Фәрганә, Ташкент, Сәмәрканд бер көнне үк бәйрәм ясаган. Шул ук көнне Бакуда (Азәрбәйҗан) җыен узган.

Киләсе ялларда кайда?

Ә киләсе шимбәдә исә Казан шәһәре районнары Сабантуен ясый. Тик Ваһитов районы җыены Черек күлдәге балалар бәйрәменнән генә торачак. Башка районнарда тулы канлы Сабантуйлары көтелә.

21 июнь көнне шулай ук Берлин (Германия), Зыряновски (Усть-Каменогорски, Казахстан), Актау (Казахстан), Нәваи (Үзбәкстан) татарча бәйрәм оештыра.


22 июнь көнне Торонто (Канада), Алматы (Казахстан), Караганда (Казахстан), Күкчетауда (Казахстан) Сабантуйлары ясалачак. Ә 24 июнь көнне - Карши (Узбәкстан) шәһәре татарлары бәйрәм ясый.

"Сәмык", "Балтай" - күршеләрнеке

Татарның күршеләре дә тик тормый. 14 июнь көнне Татарстанда Менделеевски районында “удмурт Сабантуе” ясалды. Аннары эстафета марига килде. 15 июньдә Минзәләдә Чупай авылында IX республика мари мәдәнияте бәйрәме "Сәмык" узды. 21 июньдә исә, V республика мордва мәдәнияте бәйрәме ясалачак. Ул "Балтай" дип тала. Урыны: Кече Карамалы авылы, Лениногорски районы. Бу фин-угыр бәйрәмнәре дә татарның җыены, Сабантуе кебек үк мәҗүси һәм милли бәйрәм санала.

Җапрак бәйрәме узды

Шулай ук татар керәшеннәре 15 июньдә Яфрак (Җапрак) бәйрәмен ясады. Тик керәшеннәр ясаган чаралар правослауларның Изге өчлек (Тройсын) атлы дини бәйрәмнәренә бәйле.

XS
SM
MD
LG