Accessibility links

Кайнар хәбәр

4-8 еллык президент вазифасы калсын


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Бетеп баручы" президент тәхетеннән татар авылларына яки халкына ни файда?

Татарстан халкына нинди президент кирәк? “Азатлык” радиосы инде алдан берничә тапкыр бу темага кагылып узды. Билгеле булганча, бүгенге көндә Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дигән фикер бар. Республика президентларын бетерү галәмәте булачак, дип имеш-мимешләр таратылды.

Бу үз чиратында Татарстан президенты вазифасының бетерелү фикерен куәтләде. Әйтик, Татарстандагы татар зыялылары фикеренчә, Русия җитәкчелеге акрынлап илдә милли республикаларны бетереп, губерналар гына калдырырга тели. Хәтта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты вазифасын саклап калу максатыннан пәнҗешәмбедә Казан үзәгендә урам җыенын да оештырды. Шунда катнашкан яки күзтәтүче булганнарны Казандагы студиягә чакырдык. Алар түгәрәк өстәлдә Татарстанга президент кирәкме? Сакланган очракта ул нинди булырга тиеш дигән сорауларга тукталдык.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашалар: Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы рәисе, гомумән татар милли хәрәкәтенә зур билге булып торган, үз кесәсеннән акча чыгарган, үз тормышын корбан иткән кеше Рәфис Кашапов; татар мәдәниятенә, мәгълүмат дөньясында аның мәгърифәтчесе салучысы Шәех Забиров. Ул шулай ук “Мәдәни җомга” , “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” , “Шәһри Казан” аша таныш булган билгеле журналист һәм һәр татар өенә килеп җиткән “Татар календаре” хуҗасы буларак та билгеле. Шулай ук Чаллы татар укытучыларының ассоциациясе рәисе Фәрит Рәхимов. Ул татар мәктәпләрен ачу, укыту сыйфатын күтәрү өчен көрәшкән.

Маймылның ияртеп баручысы була, кешегә ул кирәкме?

Амил Нур. Татарстанда президентлык вазифасын саклап калырга кирәкме, ул татар халкына ни өчен кирәк?

Рәфис Кашапов. Без татар гына түгел, урысы да, марие да, чувашы да телевизордан хайваннар турында кинолар карый. Орангутангларның да, маймылның да ияртеп баручысы була. Лидерны үтерсәң, сарык бәрәннәре тарала бит, без дә шул хәл алдында торабыз. Шул хәлдә калмас өчен каршылык акциясен үткәрдек. Президент постын бетерсәләр, иртәгә флаг, герб, гимн да юкка чыгачак. Бу безне бөтенләй тезләндерүне аңлата. Үткән дүшәмбе шәһәр җыелышында без иҗтимагый үзәк активистлары белән җыелышып, Татарстан президенты вазифасын яклау комитетын булдыру турында сөйләштек. Мине рәис итеп сайладылар.

Татарстан президентын сүгүчеләр бик күп

Амил Нур. Татарстан президенты дигәндә, бөтен халык сезне яклыймы? Шәймиев урынын яклаучылар дип аңладылармы? Яисә президент вазифасын яклаучылар дип аңладылармы?

Рәфис Кашапов. Төрлечә әйтәләр. Татарстан президентына, Шәймиевка ялагайланып эшлиләр дип тә әйтергә мөмкин. Президент вазифасын Татарстанда мәңгелек халык өчен булырга тиеш, чөнки Шәймиев бүген бар, иртәгә аны алыштырырга да мөмкин. Киләчәктә, Алла боерса, без шушы комитетны зурайтырбыз. Координация шурасы төзеп, зуррак масштабта эш башларбыз дип уйлыйбыз. Университетны яптылар.

Амил Нур. Бу президент бар вакытында эшләндеме? Шәймиев эшләдеме?

Рәфис Кашапов. Әйе, Татарстан президентын сүгүчеләр бик күп бит. Татарстан президенты вакытында безнең күп кенә дәүләт атрибутикалары булды.

Амил Нур. Атрибутикасы булды. Эчтәлеге булдымы?

Рәфис Кашапов. Эчтәлеге ягыннан уйлаганда, без авыр хәлдә калдык. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чыннан да тарихта калган. Меңеллыкны булдыру, Кол-Шәриф мәчетен төзү һәм башка мәчетләр, мәдрәсәләр төзелде.

Амил Нур. Латиницаны булдырмау, милли университет дип сөйләп-сөйләп булдырмау...

Рәфис Кашапов. Бу да Татарстан президентына һәм Югары шурага төшә, чөнки Путин килгәч, алар чигенделәр.

Грачев килсә, кирәк булачакмы?

Шәех Забиров

Амил Нур. Сез Миңтимер Шәймиев идарәсе вакытында ким дигәндә унсигез сөягегезне сындырдылар, сезнең бизнесыгызны алдылар. Сезне нефть бизнесына кертмиләр, “Камаз” машиналарын саттырмыйлар. Шушы вазгыятьтә дә сез президент урынын яклыйсыз. Ни өчен?

Рәфис Кашапов. Шушы арада гына “Сабантуй үзәге” дигән конкурс булды. Шәһәр җитәкчеләре дә булды, мин әйттем: иртәгә Казанда шундый-шундый чара була, без президент вазифасын якларга барабыз. Сөйләшүләр булды. Миңа кушылыгыз, ярдәм итегез дип әйттем. Кайберәүләре болай диде: “Заманында сезнең бизнесыгыз бик көчле иде. Татар дөньясына ярдәм иттегез. Мәчетләргә, төрле оешмаларга миллионлы тираж белән бушлай китап тараттыгыз. Сез хәзер яклап чыгарсыз да, сезне арт ягыгызга кабат типмәсләрме?” Берсе “Заманасында сез авыр хәлдә больницада ятканда Татарстан президенты сезнең сәламәтлегегезне кайгыртты бит. Шуның өчен генә булса да, сез Татарстан президентын якларга тиешсез”, дип әйтте.

Амил Нур. Сез үзегез ничектер Шәймиевка шәхсән бурычлы дип хис итәсез, чөнки реанимацияда ул сезгә ярдәм иткән. Икенчесе, яшәвегез милләт белән бергә бит, милләткә файдасы булгандыр дип уйлыйсыз. Шәймиевны тагын яратучы кешеләр бармы? Шәймиев булганга ул президент посты кирәкме? Бүтән кеше килсә, Грачев килсә, президент посты безгә кирәк булачакмы?

Шәех Забиров. Бүген Тукай мәйданында зур очрашу булды. Зур дип әйтәм, чөнки татар халкын борчыган бик күп мәсьәләләрне күтәргән плакатлар белән чыкканнар. Шушы плакатларда Шәймиев әйткән сүзләр күренде. Аның татар халкы өчен тырышканлыгы күренеп тора. Татарстанның суверентлык өчен көрәшне искә төшерәсе килә. Безнең Шәймиев җитәкчелегендә татар иҗтимагый үзәге һәм башка иҗтимагый оешмалар бик нык күтәрелделәр. Менә комитет төзелде. Бүгенге кебек унбиш кеше генә плакат күтәреп чыкмасын. Моның өчен комитет халыкны күтәрсен. Халыкны күтәрмичә без бу мәсьәләне тормышка ашыра алмыйбыз. Мәскәүгә тәэсир итәрлек күтәрергә кирәк.

Амил Нур. Туксанынчы еллар башында иҗтимагый идеяларны түрәләр дә күтәрә. Түрәләр хәзер урыннары өчен курыкмыймы?

Фәрит Рәхимов. Халык аңларга тиеш, ул үзенең киләчәгенә үзе хуҗа булырга тиеш.

Амил Нур. Халык үзенә “тиеш” икәнне аңлыймы? Совет заманы узды, тиеш сүзе бар мени әле?

Рәфис Кашапов. Чечен халкының беренче президенты әйтә иде, бөтен Чечен халкын күтәрергә бер сәгать җитә дип. Бу сүзләрне Шәймиев әйтә алмый бит. Әгәр дә безнең халкыбыз чечен халкы кебек булса, ул да Мәскәү белән аяк терәп каршы торыр иде. Күп гасырлар без коллыкта яшәгәнбез. Җитәкчеләребез дә кол, халкыбыз та кол. Шуның аркасында без ыңгырашабыз, акцияләр үткәрәбез, төрле комитетлар оештырабыз. Әмма безнең генетик, физик яктан без милли көрәш юлына халкыбызны кире бастыра алмасак, үзебезнең президент белән, күрше дәүләтләр белән чәйнәшеп, ваклашып, талашып яшиячәкбез. Шуның өчен президент посты булырга тиеш. Президент үз халкына хезмәт итергә тиеш.

Фәрит Рәхимов. Иң кирәкле әйберләр арасында мәгариф булырга тиеш. Мәгариф ул киләчәктә дә, тарихта да, бүгенге көндә дә.

Өч мең алып эшләүчегә ник кирәк?

Амил Нур. Әйдәгез, милли идеядан китик. Авылга кайтыйк. Иң авыр тормышта яши торган авылга. Иң авыр, фәкыйрь кешеләргә килик. Өч мең хезмәт хакына эшләүчеләргә Шәймиев калуы кирәкме?

Шәех Забиров. Рәфис әйтеп киткәнчә, күп мәсьәлә Мәскәүдән тора. Баштагы чорда татар милләтенә караган мәсьәләне күтәрергә җиңелрәк иде. Соңгы вакытта хөкүмәткә, дәүләткә Мәскәүдә яңа кешеләр килгәннән соң омтылышларыбыз аксый башлады. Шул вакытта авыл халкы бик авыр хәлгә калды.

Амил Нур. Самарада, Пермьдә президент юк. Әмма халык бездән яхшырак яши диләр, имеш. Бу дөресме?

Шәех Забиров. Үткән атнада гына безнең татар мөселман календарен чыгаручылар Самара өлкәсенең Гали авылында булып кайттылар. Бу авылда 750 хуҗалык бар. Шуларның яртысы үзләренең парникларын булдырганнар, саталар. Димәк, бу авылда һәрбер кешенең машинасы бар. Ләкин, Самарадан кайтканда юл буенда бөтен рус авыллары җимерек, бөтен җирдә чүп-чар, алабута баскан.

Амил Нур. Губернаторның авылларның хәерчелегенә мөнәсәбәте юктыр. Гали авылы Самарада, аны Шәймиев яки Титов күтәрмәде. Татар үзе эшләп үз авылын күтәрә. Эчеп яткан, шәһәргә ашкынучылар ташлап киткән авыл юкка чыга инде. Монда президент белән губернаторның ни катнашы бар?

Шәех Забиров. Татар авылларында татар халкы тырыш, уңган, ләкин безне һаман өстән кысалар, җиребезне дә алалар, нефтьне дә алалар. Иң күп өлеше Мәскәүгә китеп бара. Безнең җитәкчеләр авыл-хуҗалыгын күтәрергә тырышалар, ләкин бөтен көчкә эш алып бармыйбыз. Чөнки безнең ирек, мөмкинлек юк. Шуның өчен татар халкын көрәшкә күтәрергә кирәк.

Безнең ирек, мөмкинлек юк

Амил Нур. Казанда узган урам җыены мөнәсәбәтен “Азатлык” радиосы хәбәр иткән иде. Шул җыенны оештыручыларның берсе - билгеле милли җанлы язучысы, иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Зәки Зәйнуллинның фикерен ишетегез.

Зәки Зәйнуллин


“Без президент посты беткәнен теләмибез. Ул күбесенчә руслар өчен эшли, ләкин бәлки шушы президенттан безнең дәүләтебезнең бәйсезлеге башланыр. Өченче президент бәлки чын татар булыр. Плакатларны күрәсезме? Анда бер җирдә дә “Шәймиев” дигән сүз юк. Без бүген Шәймиевны якларга чыкмадык, без президент постын бирмәскә чыктык”, - дигән иде Зәки Зәйнуллин.

Амил Нур. Бүген мәктәпләр, төрек лицейлары ябыла. Президент бар бит, файдасы күренми. Әллә губернатор булуы хәерлерәкме?

Фәрит Рахимов. Президент булган вакытында укытуның саны да, дәрәҗәсе дә үсте. Ә азаккы еллар кире бара. Бу процесс бүгенге көнгә катнаш. Бүген бөтен дәүләтләрне икегә бүлергә була. Берсе – бәйсезлекне алган, икенчесе бәйсезлек өчен көрәшә. Бөтен оешмаларга, бөтен кешелеккә иң беренче бәйсезлек кирәк.


Амил Нур.
Бәйсез булмасак та безнең президент бар бит.

Аякка нык басмаган әле

Фәрит Рахимов. Нишләптер президентны бөтенесе яратып бетерми.Ул бер шәхестән торырга тиеш түгел. Гомумән сүз милләт турында бара. Милләт бәйсез булырга тиеш. Хәзер шул процесс Украинада бара.

Амил Нур. Украина әле бәйсез түгел мени?

Фәрит Рахимов. Нык аякка басмаган әле.

Амил Нур. Бәйсезлек алган очракта Татарстан Кыргызстандай, Үзбәкстан кебек бер фәкыйрь, бөтен эшче Мәскәү, Самарага күчә торган бер феодаль илгә әйләнмәсме?

Фәрит Рахимов. Татарстанны Кыргызстан белән чагыштырып булмый. Безнең тарихыбыз, табигый шартлар төрле.

Амил Нур. Була. Кырыгынчы елларда татар ачлыктан шунда качты бит. Хәзер кыргыз-үзбәк безгә килә.

Фәрит Рахимов. Авылларны бетерәләр. Крестьян бетсә, татар да бетә. Чын татар авылда тора.

Амил Нур. Бетеп баручы крестьянга кирәкме президент?

Фәрит Рахимов. Кирәк. Рәфис әйтте бит, аңа баш кирәк.

Амил Нур. Ул “баш”тан кешегә ни файда? “Баш” халкын үзе “ашамыймы”? Авторитар идарә ясап җирен, илен талап...

Фәрит Рахимов. Шәймиев күрсәтте, яхшы эшләргә дә була. Хәзер үсеп бара торган процесс китте. Гомумән кол булып калабыз.

Саддам Хөсәен кирәкми

Фәрит Рәхимов.

Амил Нур. Президент белән дә кол булып калырга була. Саддам Хөсәенне, Африка диктаторларын хәтерлисезме? Ничек уйлыйсыз, бу президент посты ничә еллык булырга тиеш?

Фәрит Рахимов. Шәхестән торадыр. Озак та булуы бар, кыска булуы да бар.

Рәфис Кашапов. Демократия илләрендә срок дүрт-биш ел булырга тиеш. Чит илләре мәгълүмат буенча, әгәр дә кеше җиде-сигез елдан артык торса кеше коррупцияга кереп бата.

Амил Нур. Безнеке егерме елга киттте түгелме соң?

Рәфис Кашапов. Күпкә китте.

Шәех Забиров. Президентны сайлау мәсьәләсен күтәрергә иде. Президентны сайлау – ул ясалма сайлау. Президентлар ясалма рәвештә сайланала. Америкада күреп торабыз, сайлау демократик рәвештә уздырыла. Ул вакытта президентның яхшысын, әйбәтен без белеп сайлый алыр идек. Һәм бер генә кандидатны куясы түгел. Шул вакытта гына халык президентка ышаныр. Президент үзе дә яхшы эшләргә тырышыр.

Амил Нур. Ә Украинада ничек хәлләр? Анда ничек сайлыйлар?

Фәрит Рахимов. Русиянең тәэсире анда да бик көчле. Русияда демократия яхшы түгел. Менә безгә бу мәшәкатьне шулай ук Русия тудырды. Тышкы сәясәт эчтәге сәясәттән тора. Куәт белән ала. Аның белән алып булмый, ул демократия түгел.

Амил Нур.Украинада хәлләр ничек?

Фәрит Рахимов. Анда шулай ук бик алдыйлар. Чисталык, гаделлек юк. Сәясәтчеләр сатылалар.

Рәфис Кашапов. Дәүләт Думасына сайланган кешеләр арасында да миллиардерлар бар. Анда байлар утыра, халык өчен кайгыртмый.

Фәрит Рахимов. Хәзер халык үзе бозыла башлады. Үзебез күрәбез, сатыла башлады, урлаша, беркемгә дә ышанмый.

Шәех Забиров. Бездә, нинди булса да, президент калырга тиеш. Нокта.

Дүрт уртак фикер

Амил Нур. Бу беренче фикер - калсын. Икенче фикер - Шәймиев элекке елларында яхшы эшләгән дисез. Өченче фикер - президент Америкада, Германияда, Украинада кебек дүрт, яки сигез елга сайлансын. Һәм, мөмкин булса, президентны халыкның үзенең сайлавын теләр идегез. Ул Русия, Мәскәү тәэсиреннән башка сайлансын дигән фикерегез дә булды. Без уртак фикергә килдек.

XS
SM
MD
LG