Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер күләгәсендә яшәү авырмы?


Сәкинә ханымга Миңтимер күләгәсендә рәхәт
Сәкинә ханымга Миңтимер күләгәсендә рәхәт

Татарстан президентының тормыш иртәше Сәкина Шәймиева китап язган. “Миңтимер күләгәсендә” китабының авторы тормышыбызны яшереп булмаса, укучыларны үзем кунакка чакырам дип белдерә.

Соңгы араларда Казанда күп кенә танылган кешеләр китапларын чыгарды, журналистлар әңгәмәләрен, иң кызыклы мәкаләләрен туплап, җыентыклар бастырды, кайбер хәбәрчеләрнең, әйтик Шамил Идиатуллинның, Ирек Мортазинның нәфис романнары басылып чыкты, Татарстан прокуроры Кафил Амиров та, әле яңа гына үзе төшергән рәссемнәрдән альбом чыгарды. Ә менә зур җитәкченең хатыны, бигрәк тә президентның тормыш иртәше Сәкинә Шәймиева исеменнән язылган китапның булганы юк иде әле. Шуңа да “Миңтимер күләгәсендә” дип исемләнгән китапка игътибар зур булыр кебек.
Китап инде 1997 елда чыккан дип саналса да, аның басылу хәбәре шушы арада гына таралды. “Известия” һәм “Вечерняя Казань” газеталары шушы әсәрнең кайбер өлешләрен бастырып чыгарды.
Сәкинә Шәймиева да оста сәясәтче
“Мин кеше алдында сәясәтче булмасам да, үз гаиләмдә менә дигән сәясәтче. Минем янымда минем “папулечка” (мин иремә шулай дәшәм) президентка кадәр “үсеп” җитте, дип башлана Сәкинә Шәймиеваның китабы.
Татарстан президентының тормыш иптәше укучылар белән сөйләшүне гади тел белән һәм дустанә рухта алып бара. Президент хатыны булу авырмы дигән сорауны куйганда ул, моның никадәр җаваплы булуын, гел халыкның күз алдында булырга мәҗбүр булуын әйтеп китә.
Әмма шул ук вакытта Сәкинә ханым үзен “беренче леди” дип санамый. “Минем Миңтимер тормышындагы урыным бөтенләй башка, мин аны яраткан һәм аның тарафыннан яратылган хатын-кыз, миңа аның күләгәсендә бик рәхәт”, дип яза ул.
Изге Валентин көне
Әсәрдә парның мәхәббәт тарихы, хәтергә уелып калган хәлләр, балаларның, оныкларның уңышлары һәм башка вакыйгалар сурәтләнә.
Бу китапта элегрәк матбугатта чыккан әңгәмәләрдән, юбилей көннәрендә чыккан фильмнардан киң билгеле булган мәгълүматлар кабатланса да, анда моңа кадәр ишетелмәгән кызыклы вакыйгалар да телгә алына.
Әйтик, китапта Сәкина ханымның Изге Вәли көннендә ире Миңтимергә эш өстәленә мәхәббәт хатын куеп калдыруы сурәтләнә һәм президентның бу хатка җавабы китерелә.
Ул Сәкинә ханымга “Сонулечка, сиңа һәм синең сүзләренә алтернатива юк” дигән җавап биргән.
Сәкинә пешекчеләргә ышанмый
Сәкинә Шәймиева үзен гадәти татар ханымы итеп сурәтли, базарга үзем йөрим, ашларны үзем пешерәм, кунаклар килгәндә дә бар нәрсәне дә үзем әзерлим, хәтта өстәл янына да утырмыйм, ди ул.
Президент хатыны һәр әни һәм һәр дәүәни кебек, балалары, оныклары белән горурлана, һәрберсе турында тәфсилләп яза. Айратның машиналар белән мавыгуын, аның улының да узышлар яратуын, оныкның хәзер Англиядә укуын хәбәр итә. Икенче улының да узышларда катнашуын, чемпион исеменә ирешүен әйтеп китә.
Сәкинә ханым Радик Шәймиевны ышанычлы, киң күңелле эшмәкәр итеп сурәтли. Ул кешенекен алмый, алдашмый, акча эшләүне бар нәрсәдән дә өстен куймый, дип яза ул.
Президент хатынының да җаны бар
Чит илләргә күп йөрмим, мөмкинлегем булса да, дип бүлешә Сәкинә ханым. “Раиса Горбачеваның сәфәрләренә халыкның мөнәсәбәте бик тискәре иде, бу мине туктатта иде” ди ул.
Яшьлектә бик чибәр хатын-кыз булуын, игътибар күп булуын, моны иренең дә күрүен, әмма ялда булганда биюгә чакырсалар, Миңтимернең каршы килмәвен, үзенең дә, иренең дә бер-берсенә көнләшергә сәбәп бирмәвен әйтә.
Сонулечка һәм папулечка
Әлбәттә, китапта зур урын “папулечкыга”, ягъни Миңтимер Шәймиевка бирелә. Ул аны яраткан ир һәм яхшы ата итеп сурәтли.
Сәкинә ханым авырлы булганда, баланың тибенүен сизеп, хатынын һәм корсактагы улын юатырга, тынычландырырга тырышуын, аңа бирелгән дәүләт бүлекләрендә хатынының да өлеше барлыгын таныуы, аңа бер ике сүзлек булса да мәхәббәт хатларын язып калдыруын хәбәр итә.
Сәкинә ханым Миңтимер өчен курыкканын һәм аның белән горурланганын яза. Иренең министр булып эшләгән чорда, авылдан кайтышлый, каты буранга элегәп, казага очравы, машинаның берничә тапкыр әйләнүен, анда булган бөтен туганнарның һәм иренең җәрәхәтләнүен, казадан соң күргәннәрне беркайчан да онытмавын әйтә.
Миңтимернең аңа ышаныч белдергән халык алдында җаваплылык тоеп эшләвен һәм бу аңа эшләргә этәргәч биргәнен хәбәр итә. Өченче тапкыр сайлануга каршы булуын, иренең аны “өйдәге оппозиция” дип атавын сурәтли.
Сәяси белдерүләр көтмәгез
Китапта сәяси белдерүләр, тарихи вакыйгаларга бәяләмәләр, Шәймиевлар өендә булган сөйләшүләр турында бер сүз дә юк. Автор үзе дә, боларны көткән булсагыз, ялгышкансыз дип искәртеп уза. Бу китапның башында ук ул бу китап минем турында дип билгеләп куя һәм сөйләшүне ахыргача хуҗабикә, яраткан хатын һәм ана булып алып бара.
Татарстандагы иң югары җитәкчелек хатыннарыннан әле беркемнең дә алай зурлап китап чыгарганы юк иде.
Авторның китапны тәкъдим итү кичәсен үткәрү, укучылар белән очрашу, китапка култамгасын куеп тарату чараларын үткәрергә җыенуы турында ишетелми.
Әмма бу китапның шушы таныту чараларыннан башка да популяр булуын инде хәзер ук чамаларга була. Китап чыгу хәбәре Казанда бик тиз таралды, бу яңалык Русия һәм Татарстан газеталарында басылды.
XS
SM
MD
LG