Accessibility links

Британия Европада Иранга яңа чикләүләр белән яный


Британия премьер-министры Гордон Браун, әгәр дә Иран үзенең атом програмы турында сөйләшүләр тәкъдименә тиешле җавап бирмәсә, Европа Иранга каршы яңа чикләүләр кертәчәк диде.

Браун моны Лондонда АКШ президенты Джодж Буш белән очрашып Иранның атом програмы, Гыйрак һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшкәннән соң әйтте.

Браун Британия Европаны Иранга каршы чикләүләрне көчәйтергә өндиячәк һәм Европа моның белән ризалашачак диде.

Аның әйтүенчә, яңа чаралар үз эченә Иранның иң зур банкы булган Мели банкы хисапларын туңдыруны, Иранның нефть һәм газына яңа чикләүләрне үз эченә алачак.

Браун шулай ук Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрелүен игълан итте.

XS
SM
MD
LG