Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосе Каррерас Русиягә Казан аша килә


Хосе Каррерас "Урта диңгездәге дәрт ялкыны" дигән программасын ишеттерәчәк.
Хосе Каррерас "Урта диңгездәге дәрт ялкыны" дигән программасын ишеттерәчәк.

Атаклы тенор, университетларда шәрәфле доктор Хосе Каррерас "Урта диңгездәге дәрт ялкыны" дигән программасын ишеттерәчәк.

Татарстан башкаласы Казанга Русия һәм чит ил сәнгать йолдызлары килү гадәткә әйләнеп бара. Бу атнада Камал театры бинасында Мәскәүдән килгән Малый театр артистлары үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә. Юрий Соломин, Ирина Муравьева һәм башка мәшһүр артистлар Сабада үткән театр Сабантуенда катнаштылар.

23 июньдә 7 мең кеше сыешлы “Татнефть арена” залында Хулио Иглесиасның концерты булачак. Классик музыка сөючеләр өчен иң зур вакыйга – 19 июнь, пәнҗешәмбе кичендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет таеатры залында көтелә.

Атаклы тенор, дистәләрчә университетларның шәрәфле докторы Хосе Каррерас “Passiones mediterraneas” - Урта диңгездәге дәрт ялкыны дип аталган программасын ишеттерәчәк. Каталониядә туып үскән бу артист Лучано Паваротти, Пласидо Доминго белән бер рәттән дөньяның иң көчле теноры дип санала.

Лейкемия авыруы аркасында Хосе Каррерас озак вакыт авырып ятканнан соң шушы куркыныч хасталыкны җиңеп, сәхнәгә чыга һәм тагын да камилрәк, матурырак тавыш белән җырлый башлый. Хәзер ул елга 1-2 генә тапкыр опера спектакльләрендә катнаша. Хосе Каррерас футбол уеннарын мавыгып карый. Соңгы көннәрдә ул Венада чыгышлар ясап, футбол уеннары киеренкелегендә яшәгән. Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия-Швеция футбол матчының нәтиҗәсе ачыкланганнан соң Кареррас Барселонадан Казанга махсус очкыч белән килергә җыена.


Җәлил театры бинасындагы бу концертка билетлар 5-20 мең сум тора. Гадәти музыка сөючеләрнең күбесе мондый кыйммәтле тамашага керә алмаса да, Кареррасның Русиядәге гастрольләре Казанда башлануга игътибар гадәттәнтыш зур. Мәскәүдәге музыка сөючеләр Казандагы бәяләрне чагыштырмача күтәрерлек дип санап, концерт карарга бер кичкә Татарстан башкаласына киләләр.

XS
SM
MD
LG