Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге министрлары Ирландиянең реформаны кире кагуы турында сөйләшә


Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Люксембургта Берлекнең реформалар турындагы Лиссабон килешүенә Ирландиянең каршы чыгуына ничек җавап бирү турында сөйләшә.

Узган атнада Ирландия халкы бу килешүгә каршы тавыш бирде.

Килешүне гамәлгә ашыру өчен исә аны берлектәге барлык 27 илнең дә хуплавы зарур.
XS
SM
MD
LG