Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: “Кычытмаган җирне кашымагыз”


Татарстан президенты, төбәк җитәкчеләре Мәскәү тарафыннан билгеләнергә түгел, ә сайланырга тиеш, дип белдерде.

Бу белдерүен ул 14 июньдә Казан Кирмәнендә X бөтендөнья рус матбугаты корылтаенда катнашучылар белән очрашуда ясады. 31 илдән 77 рус телле массакүләм мәгълүмат чарасы җитәкчеләре бу көннәрдә Татарстанда эшлекле сәфәр кыла. Ял көннәрендә аларның Раифа монастыре, Казан Кирмәне һәм шәһәрнең башка тарихи урыннарында булуы мәгълүм.
Республика башлыгының рус журналистлары белән очрашуына җирле һәм дә федераль матбугат чаралары да зур әһәмият бирә. Чөнки гадәттә биредә Шәймиев иң мөһим, көн кадагында булган мәсьәләләр турында сөйли. Быелгы очрашуда ул Татарстанның социаль-икътисадый уңышлары белән таныштырганнан соң, Русия сәясәтенә дә игътибар итте.
Беренче чиратта, монда президентның төбәк башлыкларына карата әйтелгән фикерләре тора. Инде 25 ел җитәкче булып эшләгән Шәймиев, аның үзе кебек үк, төбәк җитәкчеләре Русия җитәкчелеге тарафыннан билгеләнергә түгел, ә сайланырга тиеш дип белдергән. Аныңча, Русия барыбер дә бу юлга кайтачак.
Билгеле булганча, соңгы вакытларда Татарстан президентының исеме тирәсендә ыгы-зыгы тудыручы күп кенә имеш-мимешләр йөри. Республикада президент вазифасын бетерәләр икән дигән хәбәр шундыйлардан. Президентлыкны яклап халык хәтта урамга чыкты. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр дә бу хәлләрне ишетеп, борчыла башлаганнар. Мондый вакыйгалар шаукымы астында, президентның да кәефе юктыр, дип белдерә кайбер сәясәтчеләр. Һәм рус журналистлары белән очрашканда үткен генә фикерләр әйтүен дә алар, шуның белән бәйли.
Әлеге очрашуда Шәймиев шулай ук канун нигезендә президентның Дәүләт Шурасын тарката алуын да дөрес түгел дигән. Аныңча, парламент халык сайлавы нигезендә оешкан, президентның аны таркатырга хокукы булырга тиеш түгел.
Татарстан башлыгының бу фикерләре объектив вәзгыятьме, әллә билгеле бер кешегә карата ачуы гынамы? Бу сорауга сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов:
"Миңа калса, моның субъектив һәм объектив яклары бар. Беренчедән, бу Шәймиевнең яңа президент белән мөнәсәбәтләрне урнаштыру, дип аңлап була. Хәзер ул Путин белән Медведев арасында тора. Путин – премьер-министр. Шуңа күрә Шәймиев заманында Путин керткән кануннарга каршы чыгырга курыкмый. Объектив яктан караганда, Шәймиев һәрвакыт төбәк җитәкчеләренең билгеләнүен, Беслан вакыйгаларыннан соң кертелгән вакытлыча гына күренеш дип әйтеп килде. Русиянең федераль бүлгеләргә бүленү мәсьәләсендә дә Татарстан президенты һәрвакыт каршы булды. Бу яктан караганда, аның фикерләре бик тә радикаль", дип әйтте.
Рус журналистлары белән очрашканда, Шәймиев, шулай ук мәктәпләрдә дин тарихы дәресләре турында да әйткән. Билгеле булганча, бу турыда сүз чыкканнан бирле президент һәрвакыт моңа каршы булып килде. Бу сөйләшүдә дә ул, дин дәресләре буенча, “кычытмаганны кашып йөрмәскә" кушты. Аның фикеренчә, бер урынны кашып торасың икән, ул вакытта барыбер дә нәрсә дә булса килеп чыгарга мөмкин.
Сәясәт белгече, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин Шәймиевнең бу сүзләренә үз фикерен белдерде:
"Дин дәресләрен укыту мәсьәләсендә Шәймиевнең фикере билгеле инде. Ул аны тагын да катырак әйткәне бар әле. “Мин президент булган чакта мәктәпләргә дин тарихын укытуны кертмибез”, дигән иде. Мин дә дин мәктәпләрдә тарихын укытуга каршы. Күп кенә проблемалар туачак. Чөнки мәктәптә дөньяви белем бирәләр. Мәктәптә бит бер-ике дәрес кенә кертеп булмый. Дөньяга караш системасын булдырырга кирәк. Шуңа күрә дин керткән мәктәпне тулаем үзгәртеп корырга кирәк. Мәсәлән, биологиядә кешенең барлыкка килүе, җир шарының тарихы сөйләнә. Болар бит диндәге мәгълүматларга каршы килә. Шуңа күрә без баланың башын гына бутап бетерә алабыз", диде Рафыйк Мөхәммәтшин.
“Коммерсант” газетасында Русия президенты аппараты вәкиле исә, төбәк җитәкчеләренең сайланып кую мәсьәләсендә әле ахыргы нокта куелмаган, әмма якын арада бу өлкәдә әллә ни үзгәрешләр көтелми, дип белдергән.
Нәкъ бер атна элек, Татарстан президенты урыны бетерелә дигән хәбәр интернетка чыккач, Дәүләт Шурасы кире кагу чыгарып, җәмәгатьчелекне тынычландырырга тырышкан иде. Әмма бу мәгълүмат һөҗүме эзсез калмады. Рус мәкале әйтмешли, сүз чыпчык түгел, очып китсә тота алмассың. Нәтиҗәдә, республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелек тә борчыла.
XS
SM
MD
LG