Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда инде егерменче Сабантуе узды


Сабантуй батыры - Александр Рыбакин
Сабантуй батыры - Александр Рыбакин

Егерменче Сабантуе, Русия бәйсезлеге көне – болар барчасы да тантананы көчәйттеләр.

Тантананы ачып җибәргәндә милли хәрәкәткә кагылган зур мәгълүмат бирелде. Сәхнә хуҗабикәсе Наилә Сабирҗанова чыгышында болай диде:

“Бүген без халкыбызның олуг бәйрәме Сабантуен уздырабыз. Самарның үзендә егерменче мәртәбә Сабантуе уза. Быелгы егерменче Сабантуе икеләтә кадерле. Сабантуе Русия бәйсезлеге көнендә бәйрәм ителә. Без моны аталап шулай ясадык. Русия илендә халык саны буенча икенче урында торган татарлар, һичшиксез, үз дәүләтенең дәрәҗәле кешесе булып яшәргә хакы бар.

20 ел эчендә “Туган тел” җәмгыяте алга күтәрелде һәм ярдәмче, тигез хокуклы, фикердәш оешмаларны барлыкка китерде. Алар түбәндәгеләр:
Самар шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе – Җәмил Вәлиуллин;
Сызран шәһәр милли- мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе – Илсур Гыйлманов;
Әле генә Похвистнево районында “Туган тел” җәмгыяте оешты, җитәкчесе- Расих Латыпов.

Без бүген ветеран җитәкчеләребезне рәхмәтләр белән искә төшерәбез. Алар: “Туган тел” җәмгыятенең беренче директоры – Шамил Әхмәров, Сабантуйларга нигез салучы Рәшит Абдулов, күп еллар буена директор йөген тарткан Азат Надиров.”

Сабантуйлар зур чыгымнар таләп итә, ә инде егерменче Сабантуе бигрәк тә акчаны күп сорады. Утызга якын татар эшкуарлары үзләренең ярдәм кулларын суздылар, ә “Сок” компаниясе хәттә батырга җиңел машина да куйды. Тик менә затлы, кыйммәтле бүләкне алырга татар егетләре генә юк. 100 килограммлы тәкә рус егете Александр Рыбакин җилкәсенә салынды, машина ачкычы да аның кулына тоттырдылар.

Гомумән, өч категория көрәшчеләр арасында тугыз дәрәҗәле урыннар билгеләнде. Тугыз урынның тик дүртесен генә татарлар яулады. Уйланырлык нәрсәләр... Нәүрүз, Сабантуйларда татар малкуарлары биргән бүләкләрнең күбесен рус һәм әрмән егетләре алып китә.

Егерменче Сабантуе сәхнәсенә бик зур җитәкчеләр килгән иде. Губернаторның беренче урынбасары Александр Нефедов, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, икътисади үсеш, инвестиция һәм сәүдә министры Габибулла Хасаев, Самар түрәсе Виктор Тархов, Губерна Дума рәисе Виктор Сазонов, мәгариф министры Овчинников, өлкә профсоюзлар җитәкчесе Егоров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм Татарстанның Зәй районы җитәкчеләре. Меңләгән халык алдында барлык түрәләр дә татар халкына мәдхия җырладылар.

Самар Сабантуена “Татарстан китап нәшрияты” күпләп китап төяп килгән иде. Бу яңалык. Халыкны әдәбиятка якынайтуның бер формасы булып кабул ителде. “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзе генә дә 25 мең сумлык китап сатып алды һәм шул китаплар барчасы да призларга биреп бетерелде. Элек призларга уенчык, шоколад таратыла иде. Быелдан башлап китап тарату гадәткә керер, ахыры.

Сабантуй матур үтте, гөрләп үтте. Ләкин дә очраган читенлекләрнең берничәсен әйтми булмас. Егерменче Сабантуй Русия бәйсезлеге көнендә уздырылды. Барлык мәйданнарда да халыктан соң чүп-чар кала һәм аны шәһәр хуҗалыгы үзе җыештыра. Ә менә Сабантуйдан соң калган кәгазьләрне җыяр өчен Гагарин паркы директоры “Туган тел” җәмгыятеннән 50 мең сум акча каерып алды.
XS
SM
MD
LG