Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

3 июньдә Мордовия мөселманнарына язучы Фәүзия Бәйрәмова килгән иде. Ул Саранскида берничә татар авылында булды.

Шулай ук Фәүзия ханым Сура елгасы янында урнашкан мөселман яшьләре өчен сигезенче тапкыр инде оештырыла торган «Аль-Ансар» җәйләвеге ачылышы тантанасында чыгыш ясады. Шул лагерьдә Фәүзия ханым «Азатлык» радиосы өчен интервью да бирде.

- Фәүзия ханым, сез 3 көн инде бездә Мордовияда кунакта. Башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышында катнаштыгыз һәм әле монда Мордовия мөселманнары белән аралашасыз. Сезнең нинди тәэсирләрегез?
- Мин, дөресен әйткәндә, Мордовияда өченче тапкыр булуым. Һәм килгән саен милләт тормышының яңа якларын ачып китәм. Җитешкән якларын, һәм җитешмәгән якларын. Бу юлы да менә Татар конгрессыннан монда аерылып калып, авылларда булып, мөселманнар белән очрашып, яңа мәгълүмат алуыма бик сөенәм. Үзем өчен дә яңарак әйберләр ачтым. Һәм шушындый нәтиҗәгә килдем – Мордовияда яшәүче татарлар ике өлкәдә бик нык алга киткәннәр. Әйтик, ул бизнес мәсьәләсе, ягъни, тырышлык, байлык, тормышларын алып бару мәсьәләсендә Мордовия татарлары мескеннәр түгел, алар инде үз тормышларын үзләре алып баралар.
Икенче аларның алга киткән өлкәләре - ул дин мәсьәләсе. Бөтен Русия буенча мин, мәсәлән, Мордовия татарларын һәрвакыт үрнәк итеп куйдым һәм быел тагын инандым – дин мәсьәләсендә, тәкъвалык мәсьәләсендә, гыйлем мәсьәләсендә Мордовия татарларына җитешүчеләр юк хәзергә. Ул яктан бик сөенечле хәл. Әмма бер нәрсәдә Мордовия татарлары артта калып баралар - бу милли мәсьәләдә. Ягъни, милли мәктәпләр, милли тел, әдәбиятыбыз, тарихыбыз мәсьәләсендә Мордовия татарлары бик нык артка калалар. Мин моның әле сәбәпләрен таба алмадым.

Нәрсәдән милли үзаң шулай түбәнәйде Мордовия татарларында? Нигә алар җиңел генә үзебезнең ана телебезне, газиз телебезне рус теленә алмаштырдылар да, шушылай итеп рус телле татарлар булып киттеләр. Әле мин моның сәбәпләрен таба алмыйм. Бу безнең эшләп җиткермәвебезме? Мордовия татарларының артык алга китеп менә шулай торып теләсә нинди телне үз теле итеп алып яраклаша алуларымы? Аларны галимнәр җыелып анализ ясарбыз. Әмма мин моны зур җитешсезлек дип саныйм. Чөнки милли горурлыгы булган татар беркайчан да үзенең телен башкага алмаштырмый, әдәбиятен дә бирми, тарихын да бирми, ә менә монда шушындый артка чигенү бара.

Монда мин җирле татарларны гына гаепләмәс идем. Казанның да монда хәзер артистлары, язучылары, тарихчылары килеп милли үзаңга күтәрелергә ярдәм итәргә тиешләр татарларга. Аларга татарларның мең еллар буе биредә дәүләт тоткан халык икәнлеген әйтеп, нинди ханнары, нинди морзалары, нинди язучылары, нинди зур шәхесләре булганлыкларын әйтеп сөйләсәң, Мордовия татарларында милли үзаңнары кузгалыр иде һәм аларның да шушы каһарман бабайларга тиң булып, лаек булып, үзебезнең телебезне, тарихыбызны дәвам итәселәре килер иде диеп уйлыйм. Һәм бу өлкәдә мин ярдәм итәргә әзермен.

–Фәүзия ханым, дин ягыннан бездә көчле диеп әйттегез. Дин мәсьәләсе буенча нинди тәэсирләрегез. Күбрәк сөйләгез аны.

–Беләсезме, мин дин мәсьәләсе дигәндә бигрәк тә Азюрка авылы белән Саранскины күздә тотам. Мин бит инде дөнья буенча йөргәч, бигрәк тә Себерләрдә, Уралларда, Татарстанда, Башкортостанда, Пензә өлкәләрен алга чагыштырып карыйм да, монда дин тотучылар Аллаһтан күбрәк куркалар. Алар тәкъвәрәк, аларда уйнау дигән әйбер юк. Казанда, мәсәлән, дин тотканда, ансы да ярый, монсы да ярый дип артык җиңеләйтеп, уйнап, ничектер җитди карамыйлар кебек тоела дингә, җиңелрәк карыйлар. Ә монда менә шушы хәтле тетрәнеп, Аллаһтан куркып, тәкъвә кыяфәттә, бернинди рия кертмичә, хатын-кызлар дисеңме, ирләре дисеңме, Аллаһ кушканча тотарга тырышалар. Ул бит сизелә. Монда кыланып булмый бер ничек тә.

Аларда гыйлем барлыгы сизелеп тора. Монда Мәккә-Мәдинәләрдә, гарәп илләрендә укыган шул хәтле зур галимнәр бар. Алар шул хәтле зур милли байлык. Әмма Татарстан биредәгеләр кадерләрен беләме икән, әйтә алмыйм. Алар менә шушы авылларда, шушы мәчетләрдә, әле дингә килеп җитмәгән авылларда халыкны агартырга тырышып йөриләр. Алар бит зур-зур университетларда гыйлем бирергә тиешле, биш төрле тел белә торган татарлар, шушы хәтле тәкъвә татарлар, яшьләр, карап исең китәрлек.

Менә безнең дәүләтебез булса, болар инде безнең ханнарыбыз янында янәшә утырырга тиешле, шушындый гыйлем ияләре булырга тиешләр иде. Әмма ләкин шушы авылларны агартырга тырышып, өч татарга гыйлем бирергә тырышып, унбиш ел укыганнарын, ансы да яхшыдыр, әлбәттә, әмма ләкин алар күпкә лаеклар. Мин шул гыйлемне күрдем һәм тәкъвәлекне күрдем, хәтта үземнең дә шулардан гыйлем аласым килеп китте, диде Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова соңгы ике дистә ел буенда бөтен татар дөньясын йөреп чыкты һәм һәрбер региондагы татар проблемалары белән танышты. Ул Мордовия татарларының милли яктан бик артка калуы һәм дин ягыннан бик алга китүенә гаҗәпләнә.

Әмма, уйласаң, гаҗәпләнүгә урын юк. Милли яктан артка калу, ягъни, татар мәктәпләрендә татар теле предмет буларак кына укытылу, аның да дәрәҗәсе түбән булу, Мордовия татарларының әдәби телне белмәве, күп татарның урыс телендә аралашуы – ул гаҗәеп нәрсә түгел. Чөнки Мордовия татарларын урыслаштыру процессы дәүләт органнары көче белән генә бармый, бу зарарлы процесста күп кенә белемле, сәләтле татарлар да катнаша. Бу сатлык җаннар соңгы елларда аеруча көчле булдылар, хәтта кайберләрен Татарстанда да хөрмәтли башладылар. Мәсәлән, манкортларның манкорты булган, урыс телендә язучы шагыйрь Камил Тангалычев, әле Мордовияның атказанган язучысы гына түгел, ул әле Татарстан язучылар союзының әгъзасы да.
Ярый әле, Мордовияда татар телендә мәчетләрдә сөйлиләр, анда хөтбәләрне татар телендә алып баралар. Мордовия мәчетләренә йөрүчеләр саны артканнан арта бара, намаз укырга күбесенчә яшьләр йөри һәм якын киләчәктә Мордовия татарларының телен һәм милли үзенчәлекләрен ислам ярдәмендә генә сакларга мөмкинлек калыр дип фаразларга була.

XS
SM
MD
LG