Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

"Агора" Кашаповка ярдәмгә алына


"Агора" золымга дучар солдатларга ярдәм итеп танылды

"Агора" золымга дучар солдатларга ярдәм итеп танылды

Солдат хокукларын яклавы белән танылган "Агора" оешмасы Рәфис Кашапов гозерен карый башлады.

"Агора" төбәкара берләшмәсе Чаллыда эзәрлекләнгән Рәфис Кашаповтан документлар кабул иткән. Быел кабаттан җинаять эше ачылган Кашапов бу турыда “Азатлык” хәбәрчесенә белдерде.

Казанның хокук яклау үзәге төбәкара кеше хокукларын яклаучы "Агора"ны коруда да катнашкан. "Агора" да кеше хокукларын яклаучы оешма. Ул шулай ук үз "әтисе" (Казанның хокук яклау үзәге) кебек үк золымга дучар солдатларг ярдәм итеп дан казанды. Аның мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Дмитрий Колбасин да моныйраслый. "Әлегә без Кашапов документларын тикшерәбез, өйрәнәбез. Шуннан соң гына, ярдәм итү мөмкинлеге күренәчәк", - ди ул.

Ә Казан хокук яклау үзәгенең матбугат үзәге белгече Булат Мөхәммәтҗанов исә, бу "Агора" оешмасын үзләре оештыруын әйтә. Һәм башка шәһәрләрдә дә кеше хокукын яклау буенча үзәкләр оештыруда ярдәм, "Агора" эшчәнлеген башлап җибәрүне чит илләрдәге хәйриячеләр дә күреп алган булган.

Әйтик, АКШның Джон һәм Кэтрин Макартурларның бәйсез вакыфы бүләгенә Казанның хокук яклау үзәге лаек булган иде. Бу турыда Азатлык радиосы инде хәбәр иткән иде инде.

Чистай егете мәрхүм Раил Бикмөхәммәтов туганнарына гаделлек торгызуда ярдәм иткәннәр

Казанның хокук яклау үзәге гаскәрдә алынып кыенлык кичергән егетләргә, милиция каныгуына, дини хисләрне эзәрлекләүләргә, рәсми даирәләр җәберенә эләккән кешеләргә шактый ярдәм күрсәтә. Әйтик, 2002 елда алар 33 погонлы кешене җаваплылыкка тарттырган. Меңләп кешегә ярдәм күрсәткән. Үз хокукларыңны яклауга багышланган 16 китап яки махсус дәфтәр-китапчык бастырган, 2500ләп мәкалә бастырткан.

Әйтик, 2006 елда Сахалинда үлеп калган Чистай егете Раил Бикмөхәммәтов эшен тикшертеп, үзәк аны җәберләүчеләрне, командирларны җаваплылыкка тартырта алган иде. Солдатларны яклау Казанның хокук яклау үзәгенең иң еш эшли торган эшләренең берсе.

Шулай иттереп, Казанның хокук яклау үзәге һәм төбәкара кеше хокукларын яклаучы "Агора" татар һәм мари милләтеннән булган кешеләргә, аларның милләтче яки динче көчләре гозерләрен дә кире какмый.

XS
SM
MD
LG