Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат: нефть бәясе ясалма рәвештә арттырыла


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат нефть бәясе ясалма рәвештә югары тотыла, дөнья базарларында нефть җитәрлек дип белдерде.

Нефть чыгаручы илләр оешмасы ОПЕКның халыкара тәррәкыят вакыфы җыенында чыгыш ясап Әхмәдиниҗат нефть чыгару нефть кулланудан тизрәк арта диде.

Исфаһан шәһәрендәге шушы җыенда Иран президенты нефть бәясен дөньяда җитәкчелек итүче илләр арттыра диде.

Дөнья базарларында бер мичкә нефть бәясе 140 долларга якынлашты.
XS
SM
MD
LG