Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Татарстан безгә рухый яктан да, тамырларыбыз белән дә якын,- диде Азәрбайҗан хөкүмәте башлыгы Артур Таир оглы Раси-Задә.

17 июнь көнне Азәрбайҗан хөкүмәте төркеме Казанга килде. Аларга беренче көнне Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Сәнәгать ширкәтләре башлыклары ниләр җитештерүе турында сөйләде.

“Үзебезнең сәясәттә Русия төбәкләренә зур игътибар бирәбез. Татарстан безгә рухый яктан да, кан-тамырларыбыз белән дә якын. Татарстанның соңгы уңышларына без бик куанабыз”, диде Азәрбайҗан хөкүмәте башлыгы Артур Таир оглы Раси-Задә.

“Безнең уртаклыкларыбыз күп. Шуңа күрә икътисад һәм сәүдә, мәдәният һәм мәгариф бәйләнешләрне ныгытырга теләк зур”, дип белдерде Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, Татарстанда да, Азәрбайҗанда да нефть табыла. Бәйсез илнең тулаем табышы үзенә калса, Татарстан керемнең нефть биштән беренә генә хуҗа. Раси-Задә әйтүенчә, Азәрбайҗан икътисадына нефть табу зур файда китерә. Качакларның чатырлардан гына торган 12 шәһәрчеген бетерү өчен дә нефть вакыфының беренче җыелган акчасы тотылган. Бу илдә икътисади кыенлыклардан чыгу өчен махсус нефть вакыфы булдырылган. Нефть экспортыннан керем бу вакыфка җыела. Акча махсус төркем күзәтүе астында икән.
Раси-Задә әйтүенчә, вакыфтагы акчаның бер өлеше яшәеш челтәрен яхшырту өчен тотылса, икенче бер өлеше киләчәк буын өчен дөнья банкларына урнаштырыла, инвестецияләргә бирелә.
Әмма, бу ил өчен әлегә кадәр иң авыр проблема булып Таулы- Карабах тора. “Без аны тыныч юл белән хәл итергә тырышсак та, бүгенгә кадәр чишелеш юк. 15 елдан артык илнең 20 процент җире Әрмәнстан хәрби көчләре аккупациясе астында. Ил халкы 8 миллион, тагын шуның өстенә 1 миллион качак ил икътисадына зур авырлык китерә”, ди Раси-Задә.
Азәрбайҗанны дөньяда баш калкыта торган азык-төлек кытлыгы да борчый Шуңа күрә, “Монда килүебез программасы, безгә яңа багланышлар урнаштырырга ярдәм итәчәк. Татарстан тәҗрибәсен дә үзебездә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Ике республикага да бу очрашу файдага гына булачак”, ди Раси-Задә.
Раси-Задә моннан 30 ел элек Татарстанда булган икән. Ул вакытларда Азәрбайҗанда нефть машиналары төзелеше институты мөдире булып эшләгән. Казанда аның бер бүлеге “Татниинефтемаш” ачылышына килгән булган ул. Бу юлы Раси-Задә Казанның бик нык үзгәрүен күреп сокланган.
Азәрбайҗан рәсми төркеменә ике көнлек сәфәр вакытында Арча районындагы “Ак Барс-агро” авыл хуҗалыгы җирләре, боралак ширкәте һәм югары технология медицина белгечләре әзерләүче үзәкне күрсәтү дә каралган. Шулай ук Казанда яшәүче азәрбайҗаннар белән очрашу да көтелә.
Бу сәфәр кысалары вакытында ике республика арасында төзелгән сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең икенче утырышы да уза. Аның беренче утырышы Татарстаннан рәсми төркем 2006 елның август башында Бакуда булганда үткән иде.

XS
SM
MD
LG